Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 5

Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
V

Оглавление

Кәшфи беренче олы баласы белән байтак борчу күрде. Өметләр зур иде, нәселне дәвам итәргә тиешле бердәнбер ир бала шул иде. Малай йә укымады, йә кеше балалары төсле армиягә барып солдат була алмады, йә юньле һөнәр өйрәнмәде. Кәшфи югыйсә аны нәселне лаеклы дәвам итәр дип өметләнгән иде. Тавис тракторга кызыкмады. Сөйләшергә исә гел эредән булды. Ора алмаган – олы күсәк күтәрер дигәндәй, Тавис, әтисенең дәрәҗәсенә аркаланып, гел зур эшләр турында сөйләште: менә быел йорт салам («салабыз» түгел), мунча бурыйм, сыерны алыштырам, фәлән-төгән дип кенә сипте. Чынлыкта исә боларны Кәшфи эшли иде.

Малай, ат җигеп, төрле эштә йөрде. Күбрәге – фермага фураж ташыды. Гәр Хутор бригадасында сарыклар һәм таналар тотыла иде.

Бер кыз белән йөрмәде, шулай да беркөнне җиңеләеп кайткан җиреннән кинәт кенә өйләнү турында сүз кузгатты. Әти-әнисе аптырап калдылар. Нинди өйләнү? Япь-яшь көе? Дөнья күрмәгән көе? Әле бит идән тулы бала-чага. Өйнең кайсы почмагына таба атлыйм дисәң дә, үрмәләгән балага сөртенәсең. Икесе әле идәнгә оекбашы белән гел юеш эз сызып йөриләр…

Әмма Тавис кызган иде. Сүз китте, Тавис каядыр ашыгыч кына барып килде, Чулак Абдулларга кереп чыкты, ахрысы, бераз өстәп алган иде. Сүз тагы да ямьсезләнде, малай кычкыра ук башлады. Олы кызы Рәсимә дә өйдә иде, абыйсы оятсыз сүзләр сибә башлагач, торып, өйдән чыгып китте. Малай тәмам туарылды.

– Сез… – диде ул, исерек күзләре белән әле әтисе, әле әнисенә таба карап, – сез… үзегез гомер буе (ул ямьсез сүз әйтте)… бала үрчетеп рәхәтләнеп яшисез, ә миңа калгач, рөхсәт юкмы? Демократия шул буламы? Шулмы? Икегез дә путчист сез, белдегезме шуны! Реваншистлар!

Малай дулап чыгып китте, ата-ана телсез калды. Бу нигездә мондый ямьсез тавышның беренче чыгуы иде. Ә төн уртасында Кәшфи белән Асия капка тавышына сискәнеп сикереп тордылар: Тавис шаулый иде. Габделбарый абзый белән Шәмсениса түти почмак якта шыпырт яттылар.

– Сез! – дип кычкырды ул ишегалдыннан ук. – Сез! Ата куян белән ана куян! Менә мин сезне кадаклап куйыйм әле! Сезне кадаклап биклим дә үзем кыз алып кайтам! Бүген кич үк!

Һәм ул, ишеккә килеп, йорт ишеген шап итеп ачты да, куркынып калган ата-анасын күргәч, гөрселдәтеп ишекне япты. Һәм, зың-зың итеп, ишеккә кадак кага башлады. Сагызлы өр-яңа чыршы ишек йортка хуш ис бәреп утырган саргылт гәрәбә имән яңагына кадак белән беркетелә; чүкеч белән тышкы яктан суккан саен сары чыршы ишек тә, таза ишек яңагы да, озын кадак та сыкрыйлар һәм зың-зың итеп елыйлар иде.

Почмак якта Шәмсениса түти берөзлексез догасын укыды.

Тавис исә, ишекне кагып бетерүгә, йорттан чыгып китте.

Кичке тугызда ул инде үзләреннән унбиш чакрым ераклыктагы Өчиле авылында иде. Анда Чулак Абдулның туганнан туган кызы – юаш, эшчән укытучы кыз Люция бар. Абдул әйтүе буенча, Тавис моннан бер атна чамасы элек узышлый гына Люциянең әнисе янына кергән булып, аларда ат ашатып чыккан һәм кызны шунда күреп ошаткан иде. Кайтты, Абдулга сөйләде. Кәшфиләр бу турыда берни белмиләр иде әле. Чулак Абдул әйтте:

– Кич мәктәптән кайтканын гына саклап тор син аның, атың таза бит, бер чөңгерсәң, кайтып җитәсең, – диде.

Тавис шулай эшләде дә.

Кич иде, кышкы, мул карлы, җылымса бер кич иде. Капка тирәләре көрәлгән, стена итеп өелгән карга тәрәзәләрдән мул яктылык төшеп, бөтен урамны бриллиант белән бизәгән, шунлыктандыр, ахрысы, тыкрыклар, йорт артлары дөм караңгылыкка чумган. Люция, китап-дәфтәрләрен кочаклап, шыгыр-шыгыр атлап, өенә кайтып бара. Кайтып җитәргә ике генә өй кала, караңгы тыкрыкта нәрсәдер шыгырдап алды. Атмы, чаналы атмы? Шул арада тыкрыктан:

– Люция! – дигән ипле, әдәпле тавыш ишетелде. Бернидән дә шикләнмичә, кыз шунда кереп китте. Китте… Һәм люцерна түшәлгән чанага ничек барып төшкәнен, таныш булмаган егетнең атка ничек чөңгергәнен сизми калды. Урам баганасындагы фонарь көлтәсен үзенә йоткан күк йөзе кинәт кенә артка таба шуа башлады. Кычкырырга тыны буылды, әлегә берни дә эшли алмады. Косасы китерерлек итеп укшыта – монысы чана шыгырдавыннан. Дугага чек-чек итеп боҗра бәрелә иде, димәк, ат юыртып бара. Китап-дәфтәрләр чәчелде. Алтынчы класста бүген генә яздырган диктант. Чирек йомгагына бу диктантта алган билгеләр нигез буласы иде. Ә дуга боҗрасы һаман чек-чек бәрә, тоңкъ-тоңкъ итеп ат эче селкенә, димәк, һаман юырта. Бераздан кыз тын алды, тирән итеп бер сулады да кычкырды:

– Туктат атыңны! Туктат! Син нинди жулик?! Туктат диләр сиңа!

Әмма егет туктатырга җыенмый иде. Ул арада ат үзе акрынайды, як-якта ике кара стена барлыкка килде. Урман юлына кергәннәр икән.

– Тук-та-а-а-т!

Кыз кычкырып елый башлады. Урман кайтаваз белән җавап бирде:

– А-а-а-т!

Егет туктатты. Кызның өстеннән кулын алды. Инде торырга, йөгерергә мөмкин иде. Өчиле урманы авылдан нәкъ ике чакрымда. Ләкин аякларының хәле юк иде. Ул арада егет телгә килде:

– Мин, – диде, – Тавис. Гәр Хутордан. Абдул абзыйны беләсеңме? Мин күршеләре. Беркөнне сездә булдым ич мин! Инде белдеңме? Белдең ич инде!

– Жулик син, белдеңме шуны? Надан тәре! Сволочь син! Адәм актыгы син! Мин – югары белемле укытучыга, комсомолкага, син наданның ничек кыюлыгы җитте? Бор атыңны хәзер! Бор, дим, бо-о-о-о-р!

Кайтаваз яңгырады:

– О-о-о-р!

Егетнең надан булып күренәсе килмәде. Тәмәкесен кабызды да сөйләп китте:

– Ни бит, Люция, халык бар бит. Хәзер инде сине кайтарып куйсаң да, үзең кайтсаң да – даның чыкты. Кияүгә барып кайткан, дигән данны күтәрәсең киләмени синең? Аннан соң атны ул якка боручы да түгел инде без. Без атны бер генә якка таба куабыз. Барыбер даның чыкты инде синең…

Төн караңгы, урман эче куркыныч, егет таза куллы, Люция ябык кына, кош сөякле генә җыйнак бер кыз иде. Нишләргә? Нишләргә? Кыз ялына башлады:

– Тавис! Зинһар, дим, зинһар!

Нәрсә сорый иде ул егеттән, моны үзе дә белмәде.

– Зинһа-а-а-р! – Кыз котырынып елый иде.

Урман җавап бирде:

– А-а-а-р…

Тагын боҗра тавышы, тагын тоңкылдап ат эче селкенүе, тагын укшыткыч чана шыгырдавы.

Ике каенана янына шулай килен төште. Алар кайтканда, ишекнең кадагы алынган иде. Өлкәннәр моңа шатланмадылар. Ут яктысында күрделәр: бу – тирә-юньгә матурлыгы белән дан тоткан Өчиле Люция, Чулак Абдулларга нәсел тиешле кыз иде. Болар, әлбәттә, пар килмәгәннәр, монда нәрсә дә булса булган, бу – ризалык белән эшләнмәгән, шуңа күрә әнә кызның күзләре шешенеп беткән иде. Кыз берни әйтмәде, чәйгә утырмады, аны йокларга каенсеңелләре янына салдылар. Йортта ул көнне каенсеңелләрдән башка берәү дә йокламады. Люция, бичара, төне буе үксеп яшь түкте…

Кемдер урта бүлмәгә утырып, заочно гына никах укыды. Ахрысы, Шәмсениса түти кемгәдер кунакка килгән очраклы бер хатынны өстерәп алып кайткан иде. Теге хатын гарәпчә-татарчаны бергә кушып урды гына. Моңа, әлбәттә, беренче чиратта Шәмсениса түтинең эче пошты. Халтураны яратмый иде. Тумыштан. Ә «узгынчы абыстай» ура бирде. Әти-әнисеннән намаз, дога рәтен ишетеп үскән Кәшфи дә сизде: бу – чи калдырып сөрүче иде.

– Әлхәмделиллаһи колһуаллаһы самадэл-лэм яли-де я эр-хәмэр рахимин. Әшһәде әллә иләһә илләллаһе…

Моның буш сүзләр икәнен Кәшфи белә иде, ләкин нихәл итәсең? Теге биссәвесни хатын тезә бирде.

Габделбарый абзый исә өенә бер керде – биш чыкты. Гомере буе эшне ип белән, җай, план белән алып барырга яраткан карт бераз гына югалып калган иде. Керә-чыга йөргәндә, ул ике-өч тапкыр кабатлап:

– Хәерле булсын Хәмидәнең никахы, – диде. Аның эче поша, йөрәге сикерә иде.

Никах төненнән соң, Тавис урам буйлап киләп сарып йөрде. Ике-өч тапкыр өенә кереп почмак якта шалтыр-шолтыр килеп йөрде, шешә эзләде, тапты, эчте – тагын урамга чыкты. Урам кечкенә, кар баскан, анда кеше юк иде. Бердәнбер күзгә күренгән нәрсә – урам уртасындагы кое. Тавис шуның янына килде, дөбер-шатыр китереп су алды, ул суны урамга түкте, тагын алды. Нәрсәдер эшлисе килә, әмма тамашачы юк. Аңа карап, урамга барыбер берәү дә чыкмады…

Матур, акыллы, эшчән кыз баланың кайчан гаилә бәхете тапканы бар соң? Люция шулай торып калды, Колан Кырдагы сигезьеллык мәктәптә тегеннән җыештырып, моннан җыештырып, аңа сәгатьләр таптылар. Шунда квартира алып, ял көнгә Гәр Хуторга кайтып йөрде. Күпмедер вакыттан соң, яратмаган иреннән яратмаячак баланы табарга җыена башлады. Кәшфи ашыгыч рәвештә йорт өлгертте. Агач мәсьәләсендә тоткарлык булмады, районның иң алдынгы механизаторы буларак, аңа райпланнан сораганча агач бирделәр, трактор белән ул агачларны үзе тарттырды. Агач белән генә өй салып булмый: шифер, калай, пакля, буяу, пыяла, тимер-томыр, кадак, тагын әллә ниләр кирәк булды. Боларның барысын райпода председатель булып эшләүче, Шәмсениса түти ягыннан туган тиешле Нәбиев хәл итте. Тавис ике көннең берендә, ат җигеп, районда, склад тирәсендә йөрде. Нәбиев ни сорасаң, шуны юнәтеште, бер дә аралашмыйча яшәгән туганнар булсалар да, искиткеч зур игътибар күрсәтте.

– Ну, абый җаным, – диде Тавис, – өйне салып бетерсәм, иң түрендә иң кадерле кунак син булачаксың. Иң түрендә, иң кадерлесе…

Килен төшкәнгә сигез ай дигәндә, авыл читендә верандалы, урыс капкалы мәһабәт йорт өлгерде. Тавис, авызына тәмәке кыстырган хәлдә, йорт тирәсендә йөгереп йөрде, кибеттән эчемлек ташыды, морҗачыга балчык изде, өй тирәсеннән йомычка җыйды.

– Минем бу йортка кергән расхут инде, – диде ул, эш бетереп, мичкә ягып, осталарны һәм морҗачыны сыйлаган көнне, кулына стакан тотып. – Моңа кергән расхут инде. – Әтисенә карап алып. – Дөрес, сүзнең дөресе кирәк, әти дә ярдәм итте…

Кәшфи дәшмәде. Бу йортка Кәшфинең саклык кенәгәсендәге нәкъ дүрт мең акчасы кереп китте. Әле бүген «осталарны сыйлыйсы бар» дип тә малай йөз тәңкәне буып алып киткән иде югыйсә.

– Моңа кергән расхут инде…

Йорт, шулай итеп, «безнеке» түгел, «минеке»нә әйләнде.

Егет кеше читкә китеп эшләп кайтсын, ил-җир күрсен, армиядә булсын икән! Чит җирләрдә тулай торакларда яшәсен, коллективта бераз эшкәртелсен, шомарсын икән! Актык чутта, берәр хаталык эшләп, алты гына ай булса да колонияләрдә йөреп кайтсын икән…

Тавис, йортка чыккач, бөтенләй үзгәрде. «Мин» көчәйде, шул аңа тынычлык бирмәде. Сигез классы белән югары белемле хатынына акыл өйрәтә башлады.

– Сезнең ул институтыгызда нәрсә бирәләр соң? Менә мин унга алты йорт салып чыктым. Синең институт акчасы белән аны салып буламы? Ә?

Бәйрәм, ял көннәрендә кичен Тавис, авылның китапханәсе дә, клубы да булган йортына килеп, уртага басып концерт бирә иде. Концерты – төрле халык сүзләрен кыстырып сүгенү, үзеннән яшьрәкләргә бәйләнү. Кәшфи, бичара, үз гомерендә беркемгә бернинди авыр сүз әйтмәде. Әтисе Габделбарый абзый да шулай булды. Чөнки алар – дөнья күргән, коллектив күргән кешеләр. Тавис моны яхшы аңлый. Әмма ир кеше буласы килә.

– На… майть! Фәлән иттем мин! Унга алты нарат бүрәнәле өйне кайсыгыз салганы бар, … майть!

Һәр ял көнне кичен шулай. Грамматиканы әйбәт белгән яшьләр көләләр: Тавис сүзләрне килеш, заман, родларда дөрес кулланмый, грамоталы кеше алдында сүгенгән саен хур була бара иде.

Малай борчуыннан Кәшфинең тешләре какшады. Хәзер ул еш кына Ташлытауга теш врачына йөри иде. Тавис исә хатыныннан көнләште. Ил-җир күрмәгән ир, гадәттә, хатынын каһәрли торган була. Дөнья, кешеләр күрмәгән ир, гадәттә, хатынына кул күтәрә, үзенең ирлеген шулай раслый. Тавис та шул юлга басмакчы булды. Кыз тугач, бер кыланып алды:

– Бер малай да тапмагач, син миңа нәрсәгә? – дигән булып, беркөнне тавыш чыгарып карады. Әнисе кичке сауган сөтне китергән иде. Әнисе барында Тавис (бераз салып кайткан иде) бик каты кызды:

– Мин хатыннан куркып торучылардан түгел, – диде ул, әнисе каршында тәмәке кабызып. – Мин – нәрсә? Унга алты нарат бүрәнәле өй салып монда. Институт нәрсә бирә ул бүгенге катлаулы халыкара обстановкада? Нәрсә бирә ул?

Тавис ишегалды белән веранда арасында ду килеп йөри, керә-чыга, әнисе, шигәеп, аның җиңенә ябыша:

– Улым, дим, улым! Чү, салгансың икән, ят та йокла, ник алай адәм мәсхәрәсе ясыйсың? Балагыз бар, менә дигән йортыгыз бар!

Тавис аның саен кызды:

– Миңа нәрсә! Чыктым-киттем, пока беләкләрем таза. Йортны кубарам да сатам. Моңа бүген үк сигез меңне күз дә йоммыйча бирәләр. Чыктым-киттем, шахтага бардым, урнаштым. Институт дигәч тә…

Тавис кызу-кызу гына верандага кереп китә, анда Люция бала карый, үзе ашка токмач кисә. Тавис артыннан әнисе торып йөгерә, бервакыт веранда шыгыр-шыгыр килә, верандадан тавыш ишетелә:

– Тавис, дим, Тавис! Улым! Адәм хуры итмә! Тукта, дим! Һай, нинди каргышлар гына төште икән безнең нәселгә! Тукта, дим, тукта!

Тависның кулында балта икән.

Әмма әнисе үз малаен белеп бетерми. Балта күтәргән Тавис берни эшләми, берәүгә дә суга алмый. Тик шунысы рәхәт: сине тыючы, тотучы бар. Син – куркыныч шәхес.

Бәхетсез Люция, алсу борынлы, йомшак чәчле гүзәлкәен карап, токмач кисә: алсу борын берөзлексез коляска өстенә элгән яшел, сары пластмасса шарларны шудыра, елмая. Әтисе күрми. Ул шуның белән бәхетле… Алсу борынның исеме дә Алсу, кызчык әле берни дә белми: ул туып, дүрт ай торгач, дәү-дәү әти белән дәү-дәү әнисенең бер атна эчендә бер-бер артлы дөнья куйганнарын да, әтисенең нинди кеше икәнен дә, соңгы бер елда дәү әнисенең чәчләре агарып, муены җыерчыкланганын да, дәү әтисенең берөзлексез теш суыртканын да ул әле белми. Ул әнә шуларны белмәгәнгә күрә елмая һәм яшел, сары пластмасса шарларны берөзлексез шудыра. Үзе көлә: «Ыггы, ыггы», – ди…

Шудыр, Алсу, шудыр, синең акыллы, бәхетсез әниең барыбер бу йортта калмаячак инде…

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх