Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 17

Бәхилләшү
(Роман)
II

Оглавление

«Әгәр бүгенге заманны күрсәтәсең икән – син инде алдашма һәм кешене ничек бар, шулай сурәтлә».

М.Горький. «Фома Гордеев»

…Утыз алтынчы еллар тирәсендә Хәерниса кинәт кенә җиткән кызга әйләнде дә берьюлы күп егетләрнең күзенә чалына башлады. Мул гына күкрәкле, янбашлары түгәрәк, дымсу иренле бу кыз, көннәрдән бер көнне, кемнән күреп-өйрәнептер, кашларын кырып җибәрде дә ай урагы кебек кенә сызыклар сыздыртты. Тормышлары бик үк мулдан булмаса да, кызый матур булып тулды, башка кызлар куеп йөри торган ясалма мамык күпертмәләр бер җиренә дә кирәк булмады. Егетләрнең эченә иң көчле ут салучылардан иде ул. Аның белән кичке якта уенга барганда-кайтканда егетләр бөтенләй телдән кала иде. Ни хикмәт – авылдагы йөзләгән кыз белән ике дә уйламыйча сүз сөйләшә алган егетләрең Хәерниса белән очраштымы – каушыйлар, тыннары буыла. Бигрәк тә узышлый Хәернисаның битеннән кершән-вазелин исе бәрелеп калса – егетләр бетә, сукырая, сөртенә. Ул вакытта тракторда эшләүчеләрнең дәрәҗә зур иде. Хатын-кызларны да трактор курсларына ала башладылар. Авылдан тракторга киткән өч кызның берсе Хәерниса иде, болардан кышкы курсларда вакытта ук хәбәр килде: әти-әниләре аларга язгы сабанга чыккан көнгә кызыл кыекча яулык юнәтергә тиешләр икән, шунсыз тракторга утырып колхоз басуына чыгу яз көне бер дә килешмәячәк икән. Хәернисага анысын да юнәттеләр. Апрельнең мул сулы, ташу ташыган, боз өстендә ут җибәргән, кичтән әтәчләр кычкырган җир исле җылы төннәрнең берсендә ялга кайткан Хәернисаны тыкрыкта тракторист Исламгали туктатты. Сөйләшә алмады, кызның дәрт тулы гәүдәсен якын килмәгән көе тойды, теге исерткеч кершән исе килеп бәрелеп тынны буды. Шулай да Исламгали кыш буе әзерләнгән батырлыгын беренче мәртәбә эшкә җикте: кулындагы кечкенә генә төргәкне кызыйның кайнар уч төбенә салып учын йомарлатты да үзе куркуыннан кире якка таба торып йөгерде. Кызлар янында гомергә куркак булды Исламгали. Югыйсә су буеннан менгәч, гадәттәгечә, капка төбенә өелгән бүрәнәләр өстендә гармун белән утырасы бар иде әле. Хәерниса әлеге кечкенә төргәкне өенә алып кайтты, мунчага кереп, андагы җиделе лампаны яндырып карады: төргәктә кысып чыгара торган хуш исле вазелин һәм язу кисәге иде. Яңалиф хәрефләре белән бер дә хатасыз матур итеп анда болай язылган иде: «Хәерниса, минем сиңа сөйлисе сүзләрем бик күп, минем акчам да бар, йорт-җиребез дә таза, менә сиңа миннән бүләк: алтмыш биш тиенлек вазелин. Алла боерса әле тагын булыр. Исламгали. Укы да ертып ташла».

…Шул язны эшкә авылга кайткач, беренче атнада ук авылда кинәт бер хәбәр таралды: төнге сменада ялгыз калып эшләгәндә, Хәернисаны харап иткәннәр. Бу хәбәр яшь егет Исламгалинең саф йөрәгенә кара кан булып урнашты: Хәернисаны харап иткәннәр… Хәернисаны харап иткәннәр… Иткәннәр…

Хәернисаны харап иткән егет күршедән генә иде: мир көтүе көткән Сәмигулла. Куе кашлы, түбәнгә юнәлгән карашлы, зур ашаулы. Укый-яза белми, мәктәпне яратмады, ат җигеп эшләде, ирсез йортларның атлы эшләрен карусыз башкарып килде, эш беткәч, аш-суга чакырып утыртканда карусыз гына ике-өч тәлинкә токмачлы аш, бер-ике тәлинкә майлы коймак, яшел суган турап, коштабак түбәләмә әзерләнгән бәрәңге боламыгын «ә» дигәнче җимереп бирә, эшләгән өчен акча өмет итми, ашаганы өчен рәхмәт әйтми торган бер адәм иде. Беренче тапкыр Ташлытау военкоматына каралырга баргач, авыл егетләре аның турында әллә ниткән хикмәтле хәлләр сөйләп бетерделәр. Юктыр инде, арттырып сөйлиләрдер. Имеш, анадан тума чишенеп, военкоматның комиссия залына килеп керсә – ак халатлы, ак калфаклы фәрештә кызлары өстәл буйлап тезелеп утыра икән, бөтен егетләрнең тәнен карыйлар, тикшерәләр, нидер язалар икән. Авылдаш егетләре шунда кыенсынып, җыерылып, куырылып беткәннәр, салкынча зур бүлмәдә бөтенесенең каушаудан, кыенсынудан култык асларыннан юл-юл булып тир ага икән, ә Сәмигуллада бөтенләй икенче кәеф туган. Сөйләүләре чын булса, шәфкать туташларының берсе аның корсагына шул вакытта тулы чүмеч белән бозлы су койган, ди. Военкоматтан чыккач та Сәмигулла егетләрне таң калдырган: авыл егете, бичара, үз оясында гомер буе токмачлы (ул елларда умачлы) сөтле аш ашый, тары өйрәсе, борчак чумары ашый. Ит салганда да гел токмач йә ярма, ә Ташлытау ашханәсендә – моңарчы комиссия торып йөргән егетләр сөйлиләр иде – җелегеңә үтәрлек хуш исле борщ (каймак салып бирәләр), әчкелтем щи, өстендә тәңкә-тәңкә май йөзеп йөри, әллә ниткән «солянка» дигәннәре – ашап туйгысыз, ди. Камыр ашы белән унсигез ел буе киңәйгән, нәрсәдер җитмәгәнен сизгән, ләкин әле аңламаган авыл гәүдәсе, ашханәгә керүгә, Сәмигулланың баш миенә буйсынудан туктаган. Ашханәдә исерткеч тәмле кәбестә ашы, кыздырылган котлет исе икән.

Сәмигулла дүрт тәлинкә щи, ике солянка, ике тәлинкә борщ ашаган, «кәтлит»не биш «пурсы» алган.

Әмма Хәерниса фаҗигасен авыл халкы аңа гафу итә алмады. Дәшмәгән кешенекен кем белсен – көннәрдән бер көнне авылга хикмәтле исемле бер кеше килеп төште, җилкәсеннән биленә кыеклап аскан, чын күннән эшләнгән кызгылт-чия сумкасы бар иде, моны авыл-колхоз җитәкчеләре «Оргнабор» дип аңлаттылар. Мәгънәсен беркем дә аңламады, әмма бу кеше янына иртәгәсен Сәмигулла килеп җитте. Сумкалы кеше «Казмашстрой» дигән зур төзелешкә эшчеләр туплый икән, хезмәт хакы әйбәт, эшчеләр өчен ашханә бар (Сәмигулла, щи, борщны күз алдына китереп, мул гына итеп төкерек йотып куйды), «семьюм» килгәннәргә баракта аерым бүлмә бар икән. Дөрес, Сәмигулла «барак» сүзен ишеткәч, бераз каушап калды, ул кечкенә вакытта читтә йөреп кайткан кешеләрдән бу сүзне ишеткәләгән иде, ләкин анда, уртада, «д» авазы бар иде кебек. Сумкалы кеше әйтте, бу, диде, зур төзелеш, илебез оборонасын ныгыту өчен, шуңа күрә, диде, «действительный» хезмәткә китүчеләргә «бронь» бирелә, диде. Сораша торгач, Сәмигулла монысын да аңлады.

…Икенче көнне ул Хәернисалар өенә барды, бер сүз дәшмәде, кызның әтисенә сумкалы иптәш биргән кәгазьне күрсәтте.

…Алар төянеп чыгып киткәндә, ярты авыл елады. Бичара, бөтен авыл егетләренең күз явын алган Хәернисаның битенә тут төшә башлаган иде инде.

Йә инде, колхоз идарәсен әйтериең, теге төнне тракторга су, май илтергә нигә инде Сәмигулланы чыгарырга? МТС бригадирына нәрсә әйтәсең? Кап-кара басуда, болытлы кап-кара төндә унсигез яшьлек, язгы җир, күктәге язгы болыт кебек тулган бер кызның ничек үзен генә сменага чыгарырга?

Хәерниса киткәч авыл тынды. Алар кайтып йөрмәделәр, кемдер әйтте, аларның, имеш, кызлары туган икән. Чыннан да, баракта яшиләр икән.

Сәмигулла сугышлар, тагын әллә ниләр күреп, озак йөреп 1946 елда гына кайтты. Аңарчы хатыны Хәерниса һәм кызы Энҗе авылда күренеп алдылар (теге елда Хәерниса ишетеп-күреп белә иде: Казаннан килгән коммунист МТС директоры Әхмәтовның кызы Энҗе исемле иде. Кыз тугач, Сәмигуллага әйтте: «Шулай куйыйк», – диде. Сүзсез Сәмигулла шунда телгә килде: «Аның инде пүрәткәсе бар бит, – диде. – Синең исемең Хәерниса икән, аныкы – йә Хөббелниса, йә Шәмсениса булырга тиеш. Әнә безнең күрше Җиһанша абзыйларда…»).

Бу, ихтимал, бергә тора башлаганнан бирле Сәмигулланың хатыны янында иң озын итеп сөйләгән сүзләреннән берсе булгандыр.

Сәмигулла сугыштан кайтканда, Энҗе мәктәптә укып йөри иде инде.

Озак еллар үтте. Күпмедер еллардан соң алар шулай ук «семьюм» авылга кунакка кайттылар. Сигезенче классны тәмамлаган бик гүзәл кызлары Энҗе бар иде. Энҗедән соң тагын ташбаш ике малай үсеп килә икән, алары җәй буе рогаткадан чыпчык, кош-корт аттылар, авылда чүт кенә янгын чыгармадылар, олысы – Раскул исемлесе, анысы алты яшьтә икән – ала мәченең быел майда гына туган балаларын оядан алып өйалды идәненә «стопятидесятка» кадак белән эчләреннән аркылы кадаклап үтереп бетерде.

Сәмигулланың әти-әнисе инде беткән, йортта икенче кешеләр иде. Кичләрен ул Исламгалиләр тирәсенә килеп утыргалады. Халык, бигрәк тә яшьләр, аннан берничә кич рәттән сугыш хәлләрен сораштылар, кайда әсирлеккә төшүе, кай илләрдә булуы белән кызыксындылар. Һәм шаккаттылар. Сәмигулла берни дә белми иде.

– Ничек инде ул алай? Әнә бит Исламгали абый барысын да белә: ничәнче полкта, нинди җирләрдә сугышкан, немецларның нинди армиясенә каршы… Ә син кай төштән башладың?

Сәмигулла авыр сулый, газаплана.

– Ну инде, сугыш чыккач повестка килде. Шуннан товарныйга төяп алып киттеләр. Ярты тәүлек тә бармадык – караңгы нарат урманы. Бер дә атучы юк. Әй, дим, Казаннан чыгып, нибары ике ашау арасы бардык…

– Суслонгермы? Мари урманымы?

– Аны кем белсен инде?

– Йә, ә шуннан?

– Шуннан көзгә кадәр шунда яттык. Землянка казыдык. Атучы юк.

– Шуннан?

– Шуннан кар төшә башлагач, әпәйт-теки товарныйга төяп озаттылар. Монысында озак бардык.

– Шуннан?

– Шуннан без туктаган урында сугыш иде инде. Мине атлы эшкә – прадухты ташырга куйдылар. Ике көн йөрдемме икән – плен.

– Кыйнадылармы?

– Юк, болай сүгенделәр генә. Урысча. Гел «швайн-майть» диделәр.

– Аннары?

– Аннары ыстыруйга тезеп алып киттеләр дә товарныйга төяп озаттылар.

– Кая, кайсы шәһәргә?

– Аны кем белсен инде.

– Аннары?

– Аннары инде ни. Төн уртасында бер прахутның аскы ятажына тутырдылар. Шуннан соң әллә ничә көн буе Изел4 кичтек.

Кешеләр шакката. Авыл тарихында мондый билгесезлекнең булганы юк. Авыл тарихында мондый наданлыкны күргән кеше юк. Олылар хәтерлиләр, сөйлиләр: 1905 елда авылда рус-япон сугышында катнашкан бер нәселдән ике туган – Вәли белән Гомәр кайтып төшкән. Һәм көз буе, кыш буе авылда сүз менә болай гына барган:

– Без Чемульпога килеп җиткәндә…

– Ә янарал Кондратенко әйтә икән япун янаралына…

– Комендант Стессель хыянәт итмәсә, без арт сабакларын укыта идек инде ул макакаларга. Путартур (Порт-Артур) шуның аркасында гына ычкынды инде…

Менә бит ничек булган. Бераздан халык боларга кушамат та таккан: Путартур Гомәр, Чемульпо Вәли. Бу кушаматлар нәселдә әле дә дәвам итә. Шулай да Сәмигулла…

– Ие, шуннан – ике атналап булдымы икән, Изел кичтек. Аннары безне бушатып эшкә куштылар. Җылы як. Күлмәкләр бирделәр, башка – киндер эшләпә.

– Анда нишләдегез соң?

– Нишләдегез дип… Эш бетәмени дөньяда? Чалгы шикелле озын пычаклар бирделәр дә камыш чабарга куштылар. Изел якын гына дип әйттеләр. Ул камыш – тәмле. Нәкъ тә шикәр тәме килә инде. Тешне дә бик чистарта. Тамакка да хәл кертә. Сугыш беткәнче шунда булдык.

– Аннары ничек? Сугыш беткәнен каян белдегез?

– Автомат аскан, кыска зимнәчтүркә, кыска ыштан кигән кешеләр килеп әйтте. Барысы да кара күзлекле. Урыс егетеннән мин дә аңладым: «Гитлер капут!» – диде.

– Аннары?

– Аннары яңадан прахутка төяделәр. Ә тегеләр кызык: хәтерлисезме, утыз бишенче елны мәктәп балаларына шундый чалбар киерткәннәр иде? Кыска, шундый… Бу юлы инде карап бардык. Мин белмәгән телдә сөйләшә торган пленныйлар бар иде. Алар учия5 саен төшеп кала бардылар.

– Шуннан?

– Бер унбиш-егерме көннән үзебезнең әрмисләрне күрдек. Бөтенесе яшь, матур, бөтенесендә кызыл погон.

– Аннары?

– Аннары шул: сораштырдылар, кәгазь яздылар, кул куйдырдылар. Нәрсә язганнардыр инде. Аннары – үзебезнең ил диделәр, куе чыршы-нарат урманы эчендә бер ел урман кистем. Менә шул… Анда инде гел үзебезнекеләр булды.

Сәмигулла белән Хәернисаның малайлары бик тә юньсез булып чыктылар. Ата-ана тәрбиясе барысын да хәл итә, имеш, дип язалар, сөйлиләр әнә. Алай булгач – Энҗе? Йа, дөньяда акыллы бала булды да инде! Мәктәбендә мактап бетерә алмадылар, активистка булды. Комсомол секретаре булды, алтын медаль алып, ун класс тәмамлады. Шуннан туп-туры медицина институтына керде – анда да шул: студентлар төзелеш отрядының комиссары булды, ул отрядлар әле беренче тапкыр гына төзелеп ята иде. Чат теге еллардагы Хәерниса инде…

Малайлар исә кече яшьтән үк Нагорный бистәсенең таллык-камышлыкларына карта уйнарга йөрделәр, шунда тәмәкегә, бераздан аракыга өйрәнделәр. Сигезне бер-бер артлы өчкә-көчкә тәмамлап гидайлыкка чыктылар, мичкә ясау заводында бондарь булып эшләгән Сәмигулла да, төзелештә сумала кайнату машинасында эшләгән Хәерниса да ни дип тә әйтергә белмәделәр. «Кичен – эш, көндез – эш, бер минут юк тыныч». Ничектер бала тәрбияләргә аерым вакыт юк иде. Сәмигулла исә һәр шимбә көнне кич мунчага китә һәм кайтышлый, бер шешә алып кайтып, шыпырт кына кәефләнә һәм ятып йоклый. Теге эшлексезләр моны сизәләр һәм шул көннең өлешенә тыкшына баралар иде. Үзләре әле бер кибеттә, әле икенче кибеттә йөкче булып эшлиләр, әмма бер-ике атнадан ары түгел: беренчедән, өзлексез эчәләр, икенчедән… Сиксәнешәр килолы дөге капчыкларын күтәрерлек мускуллары юк. Егетлек куәтен тәмәке белән аракы эчтән кимереп бетергән. Шуңа күрә бер кибеттә дә озак эшли алмадылар. Армиягә яшьләре керде, ләкин юньле характеристика бирүче оешма табылмады. Хәерниса, яшь чактагы тәвәккәллеген туплап, военком янына үзе барды. Военком – чибәр йөзле, киң күкрәкле татар егете, полковник, ике малайның да «личное дело»ларын китертеп карап чыкты да авыр сулап болай диде:

– Апа… Сезнең хәлегезне мин аңлыйм. Ләкин бит Совет Армиясе – төзәтү колониясе түгел. Минем янга мондый йомыш белән килүчеләр байтак хәзер. Ләкин бит Кораллы көчләргә без егетләрнең каймагын гына алабыз. Менә безнең төп законыбыз – Конституциядә дә аерым статья бар. Анда әйтелгән, Ватанны саклау эше – намус һәм вөҗдан эше, диелгән. Инде сезнең сөйләвегез буенча, үз әтиләренә кул суза башлаган ул егет калдыкларын мин нинди төр войскога җибәрим? Ә? Чик буе гаскәрләренәме? Хәрби Диңгез флотынамы? Десанткамы? Элемтәгәме? Юк бит, туры килмиләр. Әтисенә кул күтәргән малай Ватанга да кул күтәрә ала бит.

– И-и, әйтмәгез инде, – дип кушылды шунда Хәерниса. – Әйтмәгез инде. Әтиләреннән һәр көн аракыга акча сорыйлар, тавыш-сугыш чыгаралар. Син пленда булгансың, дезертир син, сугыштан соң сөргендә булгансың, каторжан син, дип бәйләнәләр. Әтиләре кычкырып җылый.

– Әсирлек турында ул сары авызлар нәрсә белә соң, апа? Сугыш әсирсез буламыни? Әнә генерал Карбышев та, шагыйрь Муса Җәлил дә шул фаҗигагә очрадылар. Гаепләп кара син аларны. Әсирлеккә эләгү әле ул һич тә Ватанны сату дигән сүз түгел. Ул малайларның бу турыда сөйләшергә хаклары юк. Әтиләре бүгенге көндә безнең җәмгыятебезнең әгъзасы икән, хезмәт итә икән, димәк, Совет ватаны алдында аның гаебе юк. Әсирлеккә эләккән, Ватан өчен сугыша алмаган икән, димәк, аның бәхете булмаган. Ә бәхетсез кешене кыерсытырга ярамый. Без беләбез: әсирлеккә үз теләкләре белән чыгучылар булды; анда эләккәч, Ватанны сатучылар булды. Әмма алар тиешле җәзаларын алдылар. Әсирләрнең барысын бергә бутарга ярамый, апа…

– Анысы шулай инде. Тик менә армиядә кеше булмаслармы дигән идем…

Полковник «личное дело»ларны тагын актарды. Тагын авыр сулады.

– Иһи-һи-һи, апа… Моның бит берсе инде өч тапкыр унбишәр тәүлек утырып чыккан. Кечесенең «дело»сында милициягә дүрт тапкыр чакырылуы турында кәгазь теркәлгән. Ә мин монда милициягә бер генә тапкыр чакырылган егетләрнең дә «дело»ларын бер читкә куеп утырам. Бик изге урын, бик җаваплы урын бит ул Кораллы көчләр, апа…

Военком янына Хәерниса ул елны ике тапкыр барды. Полковник инде күнеп тә җиткән, егетләрне чакыртырга булган иде. Әмма шимбә кичләренең берсендә кызып алган егетләр әтиләренең саклык кенәгәсен сорап тавыш чыгардылар. Хәерниса ул көнне үзенең дус хатынына чәйгә кергән иде. Ул кайткач, сөйләделәр: ишегалдындагы хатыннар шырыйлап кычкырганнар:

– Үтерәсез бит әтиегезне! Үтерәсез бит!

– Кара син аны, жулик! Бавырына тибә бит!

– Милиция чакырабыз! Коткарыгыз! Үтердегез бит!

…Хәерниса чәй мәҗлесеннән чыкканда, Сәмигулланы баскыч төбенә сузып салганнар: ул аңсыз. Җитү чәчле егетләрнең күзен кан баскан, авызларында тәмәке иде. Әниләренә дәшмәделәр, әниләре милиция чакырырга дип әзерләнгән күрше хатынны гозерләп туктатты, ләкин «скорая помощь» чакыруын үтенде. Телефон будкасы байтак ерак иде…

Сәмигулла больницада операциядән соң үлде. Бавыры эштән чыккан, ярылган, кара кан эчендә иде. Егетләргә әйбер булмады, әтиләренең васыятен үтәп авылына кайтарып күмделәр, кайткач дус-ишләре белән «поминка» оештырдылар, кыздылар. Тик Хәернисаның гына боларга бер дә исе китмәде: йөрәге туңган иде. Авылда аның әти-әнисеннән калган йорты, бакчасы бар, үзенең туксан биш сум пенсиясе бар иде. Егетләр, шәһәргә кайткач, әтиләренең өчесен, җидесен шәпләп билгеләделәр, иске телевизорны, әтиләренең мех эчле «техническая куртка»сын саттылар. Соңгысы – дүрт яртыга. Җидесен билгеләгән көнне Казан елгасы буендагы камышлыкта иптәшләре белән эчеп, сукмак буйлап дәрестән өйгә кайтып барган мәктәп малайларын рәхәтләнеп кыйнадылар… Ике айдан соң суд булды, һәм «пленный» Сәмигулланың малайларына сроклар бирделәр.

Хәерниса, кайгысы эчендә янып бетеп, тынычланып калды, кызы Энҗе шәһәр клиникасында палата врачы, дәрәҗәле. Күңел җылылыгын шуңа салды да, аның киңәше белән авылга кайтып, бикле ишекне ачты. Үзәк өзгеч хәлләрне онытырга тырышты.

Сәмигулланың миңа сөйләгән соңгы хикәясе:

– Син яшь инде, ул заманны белмисеңдер. Авылда миңа ул чакта дан тактылар бит. Имеш, мин төнге сменада… Рәхмәт Хәернисага, ул миңа дөресен әйтте. Мин, диде, алдандым. Шуны пращайть итәрлек булсаң, барам, диде. Баласы тугач та әйтте: үзеңнеке кебек кара, диде, чәчем белән җир себерермен, диде. Миңа нәрсә – сабый ич ул. Хатын-кызны аны уважайть итеп яшәргә кирәк. Ул бит сиңа ашарга пешерә, күлмәк-ыштаныңны юа. Алай ярамый ул. Кызыбыз Энҗе хәзер врач – минем өчен җанын бирергә әзер. Мин аны үз балам итеп карадым. Хәерниса да моны аңлый, аңа рәхмәт. Миңа хәзер гел әйтә:

– Мин, – ди, – сиңа кияүгә чыкканда пачти кыз идем, – ди. – Миңа нәрсә, бер-береңне уважайть иткәч…

Аннан бирчәйгән кулларына карап әйтте:

– Менә тиздән пенсиягә инде. Безнең агай-энегә дә эш бетеп килә. Без бит – бондарьлар. Имән мичкә ясаучылар. Кавказ безгә рәхәтләнде инде. Ну хәзер – юк. Имән бетте. Безнең эшкә өйрәнүчеләр – яшьләр юк. Авыр эш, кул эше. Кәҗә маеңны чыгара. Хәзер без бөтен шәһәренә ун-унбер кеше калдык. Әнә базарда имән мичкә күргәнең бармы синең? Юк, аның имәне дә юк, кешесе дә бетте, ыструминты да юк. Барысы да пластмасса хәзер. Ә имән мичкә… Анда салынган әйбер начар була алмый. Квасмы ул, сырамы, коньякмы. Тозлау өчен дә шул гына әйбәт: пластмассада тозланган кыяр – булдымы ризык? Ә гөмбә? Имән мичкәдә тозланмаган әйберне мин ашамыйм да… Юк инде, барысы да бетте. Имәнне син елап эзләсәң дә грамм таба алмыйсың. Им өчен таба алмыйсың син аны…

1986 елның җәендә минем Кама урманчылыгында йөргәндә күргән-ишеткәннәрем.

Безне, күрше республика язучылары делегациясе белән килгәннәрне, мәһабәт урман буенда, инде кабул ителгәнчә, ак күмәч (арыш икмәге юк! Елап эзләсәң дә – юк!), пыяла савытка салынган тоз белән, милли кием, концерт, микрофон белән каршы алалар да җырлаталар, биетәләр. Боларына язучы инде риза, бу халык белән очрашу дип атала, бүген ул очрашуны тагы да заманлаштырдылар: шәһәр оешмалары авыр юан бау-канат алып килеп лысылдатып чирәмгә салганнар, без – ике республика язучылары – ике якка басып, шулай бау тартышып, көч сынашырга килгәнбез икән… Язучыларның көч сынашуы… (Руста бар, ләкин татарда бер сүз юк: разве? Татарда – рәзе? Дөресе – «мыни», «мени»?) Язучылар шулай көч сынашырга, шулай үз урыннарын билгеләргә калдымыни инде? Мин күз алдына китердем: Чыңгыз Айтматов мәйдан уртасына чыккан да, беләгенә чорнаган арканны ыргытып, ат өстендә чабып барган Әмирхан Еникине «алырга» тора. Бөек шәхес лейтенант Василь Быков үзенең «сорокопяткасын» корган да сугыш темасына язган безнең язучыларның дачага барган юлларын прицелга алган, ә безнекеләр тимер юлдан түгел, Аракчино урманы эченнән кешегә күренмичә барырга тырышалар, лейтенант исә кая атып карарга белми, снарядлары буш икәнен белә инде ул, ләкин бит ярышып карарга куштылар…

Шулай дип хыялланып йөрим, ә без йөргән урман – борынгы Чулман урманы – 1978 елның 31 декабрь суыгында һәлак булган. Бичара… Безнең якның горур тарихы һәм матди-рухи байлыгы – кырыс, мәһабәт бер дөньясы, имән урманы һәлак булган. Ул көнне табигать безнең Ватанга карата бик рәхимсез булды шул: Арчада, Казанның Совет районында ул төнне суыклык кырык алтыга, Якутиядәге суыклык Оймяконда – илле өчкә, Биектау белән Мамадышта илле икегә җитте. Имәннең дә чиге бар. Ул да – табигать баласы. Әнә шул кышны йомшак агачлар исән калды, Татарстан имәннәре бетте. Кама урманчылыгы хәзер каралып утырган ул имәннәрне нишләтергә белми. Йөз яшьлек ул имәннәрне харап итмәскә иде, файдаланырга иде… Урманчылык планнар арттыра, цехлар өсти, имәннән тегесен ясый, монысын ясый, әмма кара урман кешеләргә, табигатькә үпкәләп утыра. Урманчылык директоры Социалистик Хезмәт Герое Иван Захарович Иванов әйтә:

– Имәнне кисеп, егып салсаң, тагын йөз ел, ике йөз ел әле хезмәт итә. Ә болай утыргач имән харап була.

Корыган булса да, җир белән контакты бетмәгән аның, ул чери, эчтән чери. Ә без аларны кисәргә өлгерә алмыйбыз. Монда – миллион куб утыра.

Мин үз эшенең остасы, профессоры Иван Захаровичны тыңлыйм, колагымда Сәмигулла тавышы:

– Имән бетте. Цехларны яптылар. Без дә – бондарьлар – Казанда хәзер ун-унбер генә кеше. Чөнки мичкә ясарга имән юк.

Урманнар нәкъ кешеләр кебек. Халык моны күңеле белән электән үк сизгән, ахры. Ирләрне гел имән тамыры белән чагыштырганнар. Ирләр үсә торган, сугышлар чыгып аларны кыра торган. Кара инде соңгы йөз, ике йөз ел эчендә генә: рус-француз сугышы, Кырым сугышы, рус-япон сугышы, Беренче империалистик сугыш, гражданнар сугышы, акфиннар белән сугыш, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш – күпме ирләр, күпме егетләр кырылган! Ирләрне әйтерсең лә турау өчен парникта, теплицада махсус карап үстерәләр. Монда ниндидер бер явыз закончалык эш итә…

Баксаң – урманнар да шулай икән. Унтугызынчы гасырның кырыгынчы елында, ди И.С.Тургенев, «котчыккыч суыкларда декабрь ахырына кадәр кар төшмәде; яшеллек дөньясы үлде һәм бу рәхимсез кыш менә дигән бик күп имән урманнарын харап итте. Аларны алыштыру кыен: җирнең җитештерү көчләре, күрәсең, фәкыйрьләнә; аерым билгеләр белән бүлгәләнгән бушлыкларда элеккеге затлы агачлар урынына хәзер үзеннән-үзе каен белән усак тишелеп үсә; бездә исә урманны башкача үстерә белмиләр»6.

Әйе, безнең буынның күз алдында гына да ике тапкыр каты салкыннар булып (беренчесе Фин кампаниясенә – 1939 ел кышына туры килде), һәр икесендә дә имәннәр кырылды.

Безнең буын күз алдында гына да өч сугыш узып, анда күпме-күпме таза ир-егетләр кырылды. Алар урынына Сәмигулла малайлары үсеп чыкты.

Сәмигулла белән сөйләшкәнне хәтерләсәм, мин шулар турында уйлыйм.

Гомеренең соңгы елларында: «Мичкә ясарга имән юк», – дип зарланды ул, бичара.

Хәер, Сәмигулла үзе дә дөньяда юк инде хәзер.

4

Саба ягы сөйләше, «Идел» дигән сүз. Зур су мәгънәсендә.

5

Учия – Ватан сугышына кадәр татар халкы Казанның иске елга портын шулай атап йөртә иде. Устье – елга тамагы дигән сүздән (Казан елгасының Иделгә кушылган тамагы). Җыр да бар иде: «Килә-китә, гүләйт итә учиядә парахут, мәңге сүнмәс утлар булмас, сүнәр әле бервакыт». Учия – порт һәм елга, фарватер мәгънәсендә.

6

«Записки охотника» (тәрҗемә – безнеке. – М.М.).

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх