Читать книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев - Страница 8

Исәнме, Кәшфи абый!
(Повесть)
VIII

Оглавление

Авылның юкә чәчәге исенә батып, бал сулап йокыдан торган бер иртәсендә Гәр Хутор халкы «Дружба» пычкысының тавышына сискәнеп уянды. «Дружба» тавышы авылда Сабантуйга кадәр, халык утын әзерләгәндә генә ишетелә иде. Берәү дә шикләнмәде: Тавис бу, чөнки кичә генә ул районнан суд торып кайтты. Кичә бер тапкыр «Дружба» яңгырап алган иде инде. Судта мал-мөлкәт, йорт-җирнең яртысын Люция белән Алсуга бүлеп бирергә дип карар чыгарылган иде. Тавис моны өйдән өйгә йөреп сөйләде:

– Миңа нәрсә? – диде ул, өй саен кереп. – Бүлдем-бирдем, чыктым-киттем. «Дружба»м исән булсын. Пычкымны асам да, Тайшет ягына китәм дә барам. Хатын-кыз шулай ул. Бармагыңны бирсәң, кулыңны тартып алыр. Мин бу йортка күпме расхут тоттым? Аны миннән башка кем белсен? Ашаган белми, тураган белә, ди әнә Чулак Абдул. Минем теге чүпрәк башның туганы. Минем бу йортка тыккан акчамы? Һи-и-и… Осталарны бер кушкачмы? Кирәкнең кыйбаты юк аның.

Бу нотыкны Гәр Хуторның һәр өендә аерым-аерым тыңладылар. Тавис бу нотыкны Чулак Абдулга гына бераз үзгәртеп, ике җөмләсен кыскартып сөйләде. Аннан, пычкысын асып, әти-әни йортына килде. Әтисе эштә иде, туган нигездә ул коры гына сөйләште дә әнисенә әйтте:

– Давай, кайда нәрсә турыйсы бар? Пычкы эш сорый. Давай, давай. Ачу килгән чак – кулымда пычак. Кышлык әрдәнә ясап биримме? Анда бер стакан бырага калмаганмы? Бар, карап чык әле. Һи-и-и… Теге хезмәт укытучысынмы? Йөрәген кисәм мин аның шушы пычкы белән. Әйткәние диярсең, биргән булса, … буду, фәлән итим, на…

Әнисе кызганды, бер стакан бырага бирде. Кәшфидән яшереп кенә, урык-сурык, үткән-сүткәнгә, Тависка дип кенә ясаштыргалап тора иде. Тавис җебеде, сүгенде. Әнисе сыер савып йөргән арада, пычкысын кабызды да ишегалды буйлап йөрде. Аннан кисәрлек, турарлык әйбер тапмагач, ачу белән җир кисә башлады. Күзен алартып бөкрәя дә, котчыккыч газ биреп, пычкының чылбырын җиргә батыра, якын-тирәгә балчык, бәбкә үләне оча. Әнисе сыер савып чыкканчы шулай кыланды, ишегалдын бозып бетерде.

Ә бүген! Йокыдан торган халык күрде: Тавис ишегалдында быж-быж йөри иде. Күрделәр: пычкысын җилкәсеннән салмаган көе, ул Чулак Абдуллардан озын баскыч алып чыгып китте. Аннан моторлы пычкының котырынган тавышы ишетелде: пычкы, бер явызланып, бер юашланып, йомшап кала иде. Кәшфи дә сикереп торды: бу тавыш аңа теш докторының мәкерле, явыз машинасын хәтерләтте. Анда да шулай: нәнием, нәнием дигән була да доктор, ысылдап торган бер кәкрүшкәне авызыңа тыга. Аннан түз… Эҗ-җ! Эҗ-җ! итеп бәгыреңне телгәли дә, монысы гына җитмәде бугай дип, шалтыр-шолтыр китереп, коштабактан тагы да нечкәрәк, тагы да зәһәррәк борау эзли…

Кәшфи уянды, сикереп торды, чыгып йөгерде. Чалбарын урам буйлап йөгергәндә төймәләп бетерде. Яланаякка элгән галошларның берсе өстән ярык икән, урамда төшеп калып үзәгенә үтте. Бер алды Кәшфи галошны, йөгереп барган хуттан кире чигенеп, ике алды. Өч. Аннан дүртенче тапкырын алмады.

Ул килеп кергәндә, Тавис клуб кадәр яңа йортның бер стенасын кыл уртадан өзеп чыккан иде инде. Кәшфи, йөгереп килеп, улына ябышты, пычкысын тартып алды, сүндерде. Күз яшенә тыгылып, гыжылдап әйтте:

– Нәрсә эшлисең син, улым? Башыңда миең бармы синең? Бармы? Аның өчен чөнки, бу йортка минем нәкъ дүрт мең ярым тәңкә…

Аннан чирәмгә лып итеп утырды да, тезләрен кочаклап, үкереп елап җибәрде. Тавис сигарет кабызды.

– Мин хөкүмәт карарын үтим. Миңа кичә судта әйттеләр. Йорт-җирнең яртысы теге чүпрәк башка, диделәр. Син борчылма. Мин ирекле сәвит гражданы, мин хөкүмәт карарын уважать итәргә тиешме, юкмы? Вәт менә мин шуны үтим. Үз өемне дә кисәргә хокукым булмагач, демократия кайда соң?

Һәм Тавис моторлы пычкысының нечкә тросын дыр-р-р итеп тартып җибәрде. Пычкы тагын ишегалдын селкетә башлады. Гәрәбәдәй нарат бүрәнәле өйнең икенче ягына баскыч сөяп, пычкы күтәреп менеп киткән улына Кәшфи әйбер әйтмәде.

Барысы да бүленгән, аерылган, беткән иде инде. Ул, утырган җиреннән торып билен язып маташканда, авыр сулап карап куйды: ун метр озынлыгындагы мәһабәт йортны өстәге калай түбә генә тоташтырып тора иде.

– Иманын фәлән итим… Хәзер Чулак Абдулдан тимер кайчысы алып чыгам да түбәсен дә кисәм. Аннан, Колан Кырга барып, теге хезмәт укытучысының йөрәген кисәм. Шуның йөрәген кисмәсәм, дөньяларда да тормыйм… Нигә яшь совет семьясын боза ул? Чыктым-киттем Тайшет якларына. Кеше үтергән өчен … да юк хәзер. Йөрәген кисәм мин аның. Кулы пычкы тота белгән кешегә өтермәдә дә шул эш. … буду, йөрәген кисәм мин аның… Менә эш бетте: уртак малны эт җыймас, дигәннәр…

Кәшфи берсүзсез ишегалды уртасында басып торды.

Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4

Подняться наверх