Читать книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев - Страница 10

Сугыш кайтавазы / Эхо войны
Тормыш арифметикасы

Оглавление

Әткәй кайтты. Сугыштан соң тудым.

Саннар тапкырларга өйрәндем.

Һәр җан җирдә бары тик бердәнбер.


Кушканнар да безне, бүлгәннәр дә…

Җир тарихын яттан өйрәндем.

Санап бетә алмыйм – җирдә күпме кабер.


Бәхетлегә саннар кирәк түгел.

Бурычым күп. Кайчан түләрмен?!

Кемгә – кабер илдә, кемгә – хөрмәт-кадер.


Ике давыл арасында яшим.

Мин бер генә тапкыр үләрмен…

Бер кат яшим җирдә, бары тик бер!


Гомер? Гомер!


Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Подняться наверх