Читать книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев - Страница 14

Сугыш кайтавазы / Эхо войны
Утлы хәтер
(Реквием)

Оглавление

Кырык беренче ел Сабан туе

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, таң атмады, —

Алды җирне сугыш ялкыны.


Алды ялкын ил һәм дәүләтләрне,

Алды ялкын кыш һәм җәйләрне…

Туган якның данлы Сабан туе

Канлы Сабантуйга әйләнде.


Томырылды атта яшь егетләр…

Гомер буе көтәр чын ярлар.

Янса янар, әмма Берлингача,

Берлингача атлар чабарлар.


Европада – канлы Сабан туе,

Җирдә бүген – ялкын, көл исе.

Җиңү байрагыдай янып калды

Сабантуйның биек сөлгесе.


Хатлар язам

Әнкәем, хат язам:

Ничек соң хәлләрең?

Юрама яманга,

Килмәсә хәбәрем.


Әбкәем, хат язам

Сугышның эченнән.

Әйтерсең тәмугы

Бу җиргә күченгән.


Дусларым, хат язам:

Сез кайсы якларда?

Үлсәк тә, без тиеш

Дуслыкны сакларга.


Сөйгәнем, хат язам

Сугышның үзеннән…

Тик шәүләм сүнмәсен,

Китмәсен күзеңнән.


Әткәем, хат язам:

Юк башым игәнем,

Һәрвакыт хәтердә

«Сынатма!» дигәнең.


Сугыш икмәге

Чайкала арышлар, чайкала бодайлар,

Чайкалып куялар хатыннар.

Хәле юк, көче юк, дошманга үче бар,

Ватанга биргән зур анты бар.


Чайкала арышлар, чайкала бодайлар…

Айкала җаннары сагыштан.

Ашыга, каршыда ирләре көткәндәй,

Алар бит шушында табышкан, кавышкан.


Чайкала арышлар, чайкала бодайлар…

Кем әйтер, алар, дип, сугышка китмәде?!

Хатыннар сөюе, сагышы сеңгәнгә,

Татлы ул, ачы ул сугышның икмәге.


Мәхәббәт һәм нәфрәт

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән.

Кабатладык шулчак, тешне кысып:

«Без җиңәргә тиеш ничек тә!»


Туп тавышы аяз күкне түгел,

Күңелләрне ныграк тетрәтте.

Ник уяттың, сугыш, вәхшилекне,

Ник уяттың кеше нәфрәтен?


Ни эшлисең, сугыш, илләр буйлап? —

Син кермәгән өйләр калмады.

Тик берәү дә сине колач җәеп,

Кунак итеп каршы алмады.


Туган җирнең азатлыгын тою,

Җир җылысын тою мең рәхәт! —

Дошманнарга нәфрәт арткан саен,

Туган җиргә артты мәхәббәт.


Егерме миллион

Балалар уйныйлар «сугышлы» уены,

Сугыш ул – аларга тик уен.

Ә минем уемда кайтмыйча калганнар —

Егерме миллион, егерме миллион.


Тол килеш картайды, агарды чәчләре,

Ишләрен тапмады күп куен.

Куенга алыр да терелтер идем мин…

Егерме миллион, егерме миллион.


Яз килгәч, шыталар кан төсле чәчәкләр,

Котлыйлар Җиңүне – ил туен.

Мәйданда ут яна, мәйданда – чәчәкләр…

Егерме миллион, егерме миллион.


Карыйм да кояшка, эндәшәм дөньяга:

Тынычмы күңелең, ни гамең, ни уең?

Мин түгел, мин түгел, эндәшә дөньяга

Егерме миллион, егерме миллион…


Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Подняться наверх