Читать книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев - Страница 6
Сугыш кайтавазы / Эхо войны
«Мин яу булып түгел, яучы булып…»
ОглавлениеМин яу булып түгел, яучы булып
Бусагаңа бастым, Европа.
Дөньябызда әле хаксызлык күп —
Берәү елый, берәү елата.
Без күтәргән йөкне кем җиңел ди?!
Кем кайгыны безнең аз дия?!
Азияне Европага димлим,
Европаны сиңа, Азия.