Читать книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев - Страница 22

Сугыш кайтавазы / Эхо войны
Чират

Оглавление

Фаҗигале язмышлы татар әдипләренә

Җиңү көне. Мин урамда йөрим,

Уйлап йөрим шигырь язарга.

Язарыма азык табар өчен,

Кагыласы иттем базарга.


Кайный базар, гүя Рейхстаг,

Түбәсендә – Җиңү байрагы.

…Ит чабучы, сабыр палач кебек,

Озак итеп балта кайрады.


Чапкан саен, башлар оча тора,

Ит чабучы ярсып кизәнә.

Бу базарда сатып булыр кебек

Намусны да, салып бизмәнгә.


Һәрнәрсәгә аның үз бәясе,

Исе китми шигырь-мазарга.

Ите – кыйммәт, ә баш – очсызрак…

Баш бәясе арзан базарда.


Кем чираты?

Базар палачының

Күтәрелә канлы балтасы…

Стенадан көлеп карап тора

Халыкларның үги атасы.


Аны күргәч, кинәт ирексездән

Әрнегәндәй булды муеным.

Ит чабучы. Чират. Тәгәри баш. —

Ул елмаеп сыйпый мыегын.


Кем чираты?

Дәште салкын аваз,

Авыр аваз, гүя кургашын.

Күрдем кебек базар чиратында

Горур башын Фәтхи Бурнашның.


Кем чираты?

Мыек асларыннан

Саркып чыга зәһәр усаллык.

Диварларны җимермәкче булып,

Башын бәрә Шамил Усманов.


Кем чираты?

Дөньяларның бүген

Сугым базарына тиң чоры.

«Исән булса башлар, кайтырбыз!» – дип

Саубуллаша Кәрим Тинчурин.


Кем чираты?

Хөр фикердән бүген

Гүр китүгә адым атлыйсы…

«Хөр мәмләкәт!» диеп, зинданнардан

Аваз сала Һади Атласи.


Кем чираты?

Бар кешеләр өнсез:

Юк шаярган, көлгән, уфтанган.

Аваз килә: «Мә, партия, мине!» —

Соңгы бүләк аңа Туфаннан.


…Кем чираты?

Корбан сорый заман…

Кыйммәтрәк илдә кем хакы?

Тукай корбан – Татар бистәсендә,

Төркиядә – Гаяз Исхакый.


Кем чираты?

Оча миллион башлар…

Ил атасы гүя котырган?!

Кем чираты?

…Күзләремне ачсам,

Базар чиратында мин торам…


Тирә-юньдә кабер салкынлыгы.

Мин ашыгып чыгам базардан.

Урамда – яз. Илдә – Җиңү язы!

Аермасын язмыш язлардан.


Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Подняться наверх