Читать книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев - Страница 7

Сугыш кайтавазы / Эхо войны
«Мин – яшьтәше атом бомбасының…»

Оглавление

Мин – яшьтәше атом бомбасының…

Мин мәңгелек уйда утырам.

Галимнәр, сез бомба ясаганда,

Әниләр бит безне тудырган.


Безгә күптән акыл теше чыкты… —

Акыл кердеме соң аларга?

Матдәләрнең җанын суыра-суыра,

Галимнәрнең чәче агара.


Илләр бүләр өчен, атом бүлеп,

Сак йокысын бүлеп кешенең,

Бәхеткәме, ләхеткәме икән,

Тарих, безгә юллар түшәдең?


Җәй җиттисә, шомлы күк күкрәде,

Без яшенгә кушылып яшьнәдек.

Мин – яшьтәше атом бомбасының,

Икәү бергә чакта яшәү юк!


Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Подняться наверх