Читать книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев - Страница 20

Сугыш кайтавазы / Эхо войны
Елмайсын сабыйлар

Оглавление

Агара, чалара әнием чәчләре…

Агармый тик кайгы карасы.

Мәйданда Мәңгелек ут яна,

Ул – минем йөрәгем ярасы.


Мин беләм: бары тик бер адым

Кайгылар, бәхетләр арасы.

Менә шул мәңгелек арада

Сулкылдый йөрәгем ярасы.


Бәхетләр ягына юл тотып,

Безгә бит әле күп барасы.

Сабыйлар елмайса дөньяда,

Төзәлер йөрәгем ярасы.


Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Подняться наверх