Читать книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев - Страница 4

Сугыш кайтавазы / Эхо войны
Мәңгелек ут

Оглавление

Һәйкәл тора мәйдан уртасында,

Мәһабәт тә йөзе, салкын да…

Каршысында яна мәңгелек ут,

Салкын һәйкәл карый ялкынга.


Урамда кыш. Сугыш күптән тынган.

Дөнья тыныч. Тик кул күшегә.

Ут янына җылынырга килә

Бала-чага, олы кешеләр.


Җылынырга килгән чал чәчле карт

Нигә салган әле бүреген?

Бу ялкында таныш чалым күреп,

Дустын уйлый, ахры, ул бүген.


…Медале дә юк иде бит хәтта…

Болай гына… гади бер батыр.

Атакада ядрә тигәч аңа:

«Син туктама, – диде, – бара тор…»


Кабереннән күтәрелгәнме ул,

Җимереп чыккан мәллә төрмәне?!

…Һәйкәл булып тәне кайткан илгә,

Мәңгелек ут булып – йөрәге.


Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Подняться наверх