Читать книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев - Страница 12

Сугыш кайтавазы / Эхо войны
«Әфган дәфтәре» ннән
Юл догасы

Оглавление

Белерсең бөтен уемны, —

Җанга бер генә кагыл.

Сагышларым юлга дәште…

Кабул кыл мине, Кабул!


Өч мең чакрым ераклыкта

Кабулдан безнең авыл.

Картлар теләк теләгәндә

Әйтәләр: «Булсын кабул!»


Озатканда егетләрне:

«Исән кайт, – диләр, – сау бул!»

Әниләрнең теләкләре

Булсачы мәңге кабул.


Кара шәлле хатыннарның

Өмете шушы, Кабул:

Син, илдәге генә түгел,

Җирдәге соңгы яу бул!


Авылымны иңләп узды

Кабулдан килгән давыл.

Безнең җаннар туганлашты…

Кабул кыл мине, Кабул!


Адаштым мин Кабул урамында

Адаштым мин Кабул урамында…

Тел белмәгәч, дәшмим, сорамыйм.

Өмет өзеп, җан талкынган мәлдә

Кемдер дәште: «Сәлам, шурави[2]


Нәрсә өчен җирдә яшибез соң?

Нәрсә өчен җирдә туабыз?

Мең сорауга җавап бирде кебек

Кинәт яңгыраган бу аваз.


Япь-яшь солдат нидер сөйли миңа,

Кабалана, ымлый, ашыга…

Һәм аннары… чәчәк кадап куя

Мылтык көпшәсенең башына.


Күрсәтә ул аннан ал кояшка,

Күрсәтә ул таулар ягына.

…Беләм, дустым, берсүзсез дә аңлыйм:

Тынычлыкны җаның сагына.


Юлны өйрәт. Адаштым мин бүген…

Мин генәме? – Илләр адаша.

Тамашачы булып калып булмый,

Җирдә барса сугыш-тамаша.


Кырык бердә киткән ирләр кайтмый,

Алар әле һаман яуларда…

Шул елларның ачы кайтавазы

Ишетелә сезнең тауларда.


Тәмуг сыман кайнар урамнарның

Баса-баса утлы ташына,

Солдат белән җитәкләшеп чыктык

Мин югалткан юлның башына.


Борылды да аннан китеп барды,

Кул болгады: «Сәлам, шурави!»

Кочагына алып кысты аны,

Йотты аны Кабул урамы.


Шул солдатның кырыс елмаюы

Төшләремә мең кат керәчәк.

…Баш очында яна уртак кояш,

Мылтык көпшәсендә – ал чәчәк.


Мин Җәлилне укыдым

Тау битендә, хәрби частьта…

Качкан чагы йокының.

Палаткада солдатларга

Мин Җәлилне укыдым.


Сөйләп бирдем язмышын да, —

Сүзгә-сүз, дим, бәйләнсен.

Җирдә муллык арткан чакта,

Артсын шигырь бәясе!


Тирә-юнь тын. Шомлы тынлык,

Килми сүзсез ятасы.

Күктәге ай әйтерсең лә

Гильотина балтасы.


Укы, диләр, тагын укы,

Күңел моңга сусаган!..

Эчте алар таңга кадәр

Шигырь тулы тустаган.


– Җәлил нинди булган? – диләр. —

Юашмы ул? Усалмы?.. —

Нәрсә әйтим? Мин үзем дә

Бүген ачтым Мусаны.


Шагыйрьләрнең язмышлары

Уртак, ахры, күрәсең…

Моабитка охшаттым мин

Пули-Чархи[3] төрмәсен.


Ил буена шигырьләрнең

Төшкән чакта тиражы…

Шигырь укып, таң аттырдык,

Өнемме бу, миражмы?


Бәясе арта шагыйрьнең,

Афәт килгәндә илгә…

Солдат булып атакага

Барды бүген Җәлил дә.


Тау битендә, хәрби частьта

Укыдым мин Мусаны…

Шушы төнне минем өчен

Бар кеше намусланды.


Йолдызлар белән янәшә

Советлар Союзы Герое, хәрби очучы

В. Гайнетдинов истәлегенә

Елыйсы да килә бүген,

Килә күк көләсе дә…

Карап барам… ак чалмалы

Һиндекуш түбәсенә.


Соры таулар, ак кыялар…

Күңел сыктый яшелгә.

Әй, Һиндекуш, кочагыңда

Яманлыкны яшермә!


Хәнҗәр кебек очлы кыяң

Җан ярама кагыла.

Кыялар да иминлекне,

Хөрриятне сагына.


Янәшәмдә – ак болытлар…

Кара төс юк биектә.

Тик агармый кара кайгы,

Ак болытка тиеп тә.


Биекләргә менгән саен,

Офык ягы яктыра.

Очам кебек йолдызларга

Хыялым канатында.


Сүнәр тиздән ай-йолдызлар,

Төн үтәр, сагыш узар.

…Кабыныр шулчак күңелдә

Зираттагы йолдызлар.


Тыйнаклык

Әфганстан – горур таулар иле…

Мин – Иделдән, иркен үзәннән.

Күзләремне ала алмый тордым

Ак пәрәнҗә япкан гүзәлдән.


Безнең кызлар хәзер ярым шәрә,

Шәрә йөрү бездә «дәрәҗә».

Каплый алмас безнең гөнаһларны,

Яшерә алмас бары пәрәнҗә.


Сезгә килгәч, калдым тыйнакланып,

Чистарды җан, уйлар үзгәрде.

Пәрәнҗәңнең бер почмагын гына

Күтәрсәңче, әфган гүзәле!


Башка берни кирәк түгел миңа,

Тик бер елмай, әгәр яраса…

Шәрә кызлар тыйнакланыр хәтта,

Күзләреңне сирпеп карасаң.


Серле булган саен арта икән

Гүзәллеге хатын-кызларның.

Еллар буе җуйган хисләремне

Монда табып, бүген кызардым.


Яхшыгамы, әллә ямангамы? —

Бер гасырда күпме үзгәрдек!

Пәрәнҗәсе сагындырмый аның…

Сагындыра тыйнак гүзәллек.


Йөрәк менә нигә каккан икән,

Менә нигә җаным сызлаган…

Күзләремне ала алмый тордым

Таулар кебек горур кызлардан.


2

Шурави – Совет хәрбиләренең Әфганстанда кулланылышта йөргән тарихи атамасы.

3

Пули-Чархи – Кабулдагы төрмә Апрель революциясенәкадәр анда Әфган шагыйрьләре, революционерлар утырган.

Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Подняться наверх