Читать книгу Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт - Разиль Валеев - Страница 16

Сугыш кайтавазы / Эхо войны
Тормыш Сабан туе

Оглавление

Билне буып, без көрәшкә чыктык

Иң беренче булып мәйданга.

Егылсак та, җир күтәрде безне,

Юатырга картлар бар янда.


Яманлыкны күрсәк, Җәлилләрдәй,

Без атылып кердек уртага.

Дөреслекне эзләп, дөнья кичтек,

Зарланмадык бер дә юл тарга.


Алда өч юл – әкияттәге кебек…

Бәхетлесен, дидек, кем сайлар?

…Юл өзелде… Сугыш… Яуга китте

Мылтык буе уйчан малайлар.


Тешне кысып, без көрәшкә чыктык

Беренчеләр булып мәйданга.

Үтте сугыш, йөрәкләрне таптап,

Күмеп безне яшькә һәм данга.


…Чаба атлар – тормыш Сабан туе!

Кемнәр кыю? – Билдән алышыйк!

Малайларның йөрәк түрендәге

Батырлыкны эзләп табышыйк!


Любовь и ненависть / Мәхәббәт һәм нәфрәт

Подняться наверх