Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 19
I
Бу – сезгә кылган догам
«Күренде ул миңа якты рәвештә…»
ОглавлениеКүренде ул миңа якты рәвештә…
Ак дигәнем, баксаң, кара фәрештә!
…Мәңгелеккә юл ачар пакь яшьлекнең
Дошманын үз итеп күпме яшь түктем;
Ихлас хыял, саф уемнан көлде ул:
«Чын матурлык төнен балкый!» – диде ул.
Шик уятты нурга – табынганыма, —
Юл адаштырды мәхәббәт багына…
Айнып, шашу булды «дәрес» азагы:
Гөнаһ тәме җанда… Вөҗдан газабы!
Уйлыйм хәзер: ничек аңа ышандым?
Гүя изге иманымнан буш калдым.
…Ни гаҗәп! Мин соңлап булса да куган
Шул рух бүген яшьләргә… остаз булган!
Көләләр әйтсәм: «Ул – кара фәрештә…»
Ахры, кергән тагын изге рәвешкә.
Тагын иблис менсә күккә – гарешкә?