Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 23
I
Бу – сезгә кылган догам
Борынгы бәет
ОглавлениеХәятта ачылып капка,
Багъка – матурлыкка баксам,
Хыял күлләренә батсам, —
Дәрткә дәрман шул булырмы?
Гөлчәчәккә якын барсам,
Чәнечкесенә кадалсам,
Җаныма җәрәхәт алсам, —
Дәвачы да ул булырмы?
Китә алмыйча шул багътан,
Үз иркемнән әсир калсам,
Күңел җәем багышласам, —
Җимешләрем мул булырмы?
Көз сулышын сизеп бер көн,
Мәңгелеккә җыенсам мин,
Багъ аңлармы актык сүзем?!
Йә, тәмам хафа булырмы?
Гөлчәчәк минсез сулырмы,
Гомер-багъ капкасын япсам?..