Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 21
I
Бу – сезгә кылган догам
Сасна Пүчинкәсе авылы зиратында
ОглавлениеӘкрен, әй, җил, тын да тыңла:
Монда – Тукай әнкәсе…
Чишмә җырлый… Гүя ул да
Шул әнкәнең тәңкәсе, —
Йә моңлы чулпы тавышы.
…Кызларның судан кайтышы.
(Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!)
Һәр татар кызы баш исен
Бөек Ана кабренә;
Шаулый каеннар… Ул инде
Күчкән халык бәгъренә.
Монда бары кабер ташы
Сөйли: «Тукай әнкәсе…»
Ә чишмәләр тынмый-җырлый:
«Сасна кызлары, исән бит
Мәмдүдәнең тәңкәсе,
чулпылары?
Мирас итте
Якты моңын, ак күңелен
Сезгә – Шагыйрь әнкәсе…
Сездә – чулпы, тәңкәсе…»