Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 6
I
Бу – сезгә кылган догам
Шәрекъчә бер шигырь
ОглавлениеКитер чын әрем ачысын,
Тормыш җамында китер.
Китер мәхәббәт агуын —
Минем җаныма күчер.
Әй, сакый, китер дан сүзен,
Мәдхия утын китер.
Китер әбелхәят суын —
Бер генә йотым китер.
Китер, әй, теләкләремнең
Соңгысын, чиген китер:
Ахырдан һушны китәрер
Бер садә шигырь китер!
Әй, сакый! Барсын кире ал.
(Кешеңне, дөнья, кичер!)
Яшәртсә яшәртер икән
Бу шигырь… Тагын китер!..
2
Сакый – мәйханәләрдәшәраб китереп торучы.