Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 22
I
Бу – сезгә кылган догам
1912 ел
Зәйтүнәнең Тукайга багышлаган догасы
Оглавление– Мин Сезгә шундый теләкләр телимен:
Язарга теләгән барлык
шигырь юлларыгыз
Үзләреннән-үзләре язылсыннар —
Яңгырасын җиһанга җырларыгыз…
Тик изгелектән яралсын ул җырлар,
Пакьлектән: иманыгыз – уйларыгыз…
Иң караңгы вакытыгызда да ташламасын
Туганнан алып
Сезне саклап килгән моңнарыгыз!
Мин Сезгә ихлас теләкләр телимен:
Сүрәдәй яңгыраса иде
шигырь юлларыгыз, —
Изге дин белән сугарыгыз!
Кыскартсын юлны иң ерак хыялга,
Йолдызларга җитеп хис кылларыгыз,
Күкләргә тоташып «уй куллары» гыз,
Шуннан нур белән кайтсын, дим,
җырларыгыз!
Тоташсыннар алар төп яшәеш җебенә —
Уйларыгыз
Чишә алсын чиксез мәңгелекнең серен…
Догада кала татарның бер кызы —
Шагыйремә шундый биеклек телимен!
– Амин! – димен…
Зәйтүнәдер – чын мөселман атым минем…