Читать книгу Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке) - Рәдиф Гаташ - Страница 24
I
Бу – сезгә кылган догам
«Иреннәрең утында дөрләде сүз…»
ОглавлениеИреннәрең утында дөрләде сүз:
– Хуплыйлармы? Тыңлыйкчы гөлләрне без.
Кичке җиләстә табигать тын калган.
Юк бер афәт гүя, шөбһә бер, ялган…
Күк омтылды Җиргәме? Минем йөзгә?
…Уй дәрьямда ике күз – дөньяң йөзә…
Алышынды анда төсләр, сурәтләр…
Тетрәнеп, читлеген шакый йөрәкләр.
Тоташты соң нинди утлар сулышы?
Үбүме бу – Җир һәм Күк омтылышы?
Шаулады карт тирәк, без арып сыенгач…
Сөендек, иренгә тамчы коелгач…
Төнне сызып үтте синең яшен-сүз:
– Бәхет түгелме? – Янабыз… Яшибез!