Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 22

«Чит илләрнең комнарында кызыналар…»

Оглавление

Чит илләрнең комнарында кызыналар,

Кемдер корган оҗмахларга кызыгалар.

Байлар йөри, без алардан киммени, дип,

Эшләп тапкан тиеннәрен туздыралар.


Гомеркәйләр сизелми дә үтә китә,

Үз ягыңның һавасына ниләр җитә?

Бездән алда бабакайлар йөз яшәгән,

Үз җирендә язмышларын көтә-көтә.


Эшләп арыган буыннарга дәва кирәк,

Күп вакытта без үзебез сәеррәк.

Кемдер корган оҗмахларга табынганчы,

Үз ягыңны оҗмах итү хәерлерәк.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх