Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 29

Бик сөйлисе килә

Оглавление

Ходай насыйп иткән гомеркәйнең

Уздым инде шактый өлешен.

Тәүге тойгыларны ялгый-ялгый,

Иж буеннан кайтып килешем.


Тирә-якта хәтфә болыннарым,

Күкрәп үскән иген кырларым.

Монда үтте минем балачагым,

Монда уза гомер юлларым.


Мин бурычлы саныйм нигеземдә

Бабам васыятьләрен үтәргә.

Ярый әле, Ходай насыйп иткән

Шул нигездә гомер итәргә.


Кырыс көзләрне дә каршыладым,

Көзләр булмый язлар шикелле.

Шыксыз көздә мәхәббәтем килде,

Көзләр гүя язлар китерде.


Табигатькә ихлас сокланулар

Миңа гына әллә язганмы?

Җәйләр узса, кышны юксынамын,

Кышлар җитсә, сагынам язларны.


Бездә генә гүя таң кояшы

Нурын ялгый җиргә, үрелеп.

Бездә генә гөлләр үсә кебек,

Асыл чәчәкләргә төренеп.


Бездә генә яңгыр болытлары

Җирне назлап ага түбәннән.

Бездә генә Тәмәй урманнары

Күк катына барып терәлгән.


Абзагызга инде сиксән тулды,

Каршыладым тәки сиксәнне.

Сикәлтәле гомер кичерсәм дә,

Җанда саклыйм тәүге хисләрне.


Еллар узган инде, һәр мизгелне

Хәтерендә кемнәр саклаган?

Тик шулай да бераз истә калган

Гомер сәхифәсен актарам.


Үзем күрдем кояш яктысында

Түрәләрнең кыргый эшләрен.

Үзем күрдем изге манараның

Сыкранып авып төшкәнен.


Үзем күрдем азгын түрәләрнең

Бер-бер артлы хатын алганын.

Төп йортында туган сабыйларның

Ач хәлендә ятим калганын.


Ятимлектә үткән заманалар

Беркемне дә аяп тормады.

Үземдә дә шул ук язмыш иде,

Үзем дә бит язмыш корбаны.


Күреп тордым авылым өсләрендә

Моңсу, шомлы таңнар атканын.

Изгеләрне конвой ялчылары

Зинданнарга илтеп япканын.


Белеп тордым ялкау бәндәләрнең

Усал эттәй өреп ятканын.

Белеп тордым тырыш, уңганнарга

«Кулак» диеп тамга такканын.


Кырык бердә басу капкасыннан

Кузгалдылар колхоз атлары.

Ир-егетләр китте яу кырына…

Килде башта сәлам хатлары,

Өчпочмаклы солдат хатлары.


Өчпочмаклы хатлар килеп торды

Сагышланган йөрәк хисеннән.

Хатлар килде салкын окоплардан,

Дөрләп янган ялкын эченнән.


Хат ташучы ләкин сирәк килде,

Сирәгәйде сагыну хатлары.

Чит туфракта күпләр ятып калды,

Туган илгә кире кайтмады.


Бик сөйлисе килә истәлекле

Сигез дистә гомер үткәнен.

Белмибез бит әле килер көндә

Нинди язмыш безне көткәнен.


Бик сөйлисем килә, тыңласалар

Күңелем булыр иде азга да.

Барысын ничек сөйләп бетерим соң

Бу кечкенә генә язмада?!


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх