Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 32

Каз өмәсе

Оглавление

Яшь кызлар мамык йолкыйлар

Елмаеп, көлеп кенә.

Аларның шат авазыннан

Нурлана якын-тирә.


Каз мамыгын йолкый кызлар,

Бармакларын талдырып.

Егетләр җырлап узалар,

Йөрәкләрне яндырып.


«Каз канатларын санарга

Төштем су буйларына.

Су буйларында йөргәндә,

Син генә уйларымда».


Кышкы айларга күчкәндә,

Озын-озын кичләрдә

Кызлар йолыккан казлардан

Бәлеш пешә мичләрдә.


Башта уйлар гел кузгала,

Каз мамыгы тузгандай.

Каз мамыклары тузганда,

Нәрсә уйлый кыз бала?


Киек казлар оча җилдә,

Мамыгын коя-коя.

Юксынып кала камышлык –

Бәбкә үстергән оя.


Монда тудык, монда үстек,

Монда гомер ителде.

Илне ташлап күпләр китте,

Кыр казлары шикелле.


Сәкеләрдә симез казлар,

Канатлары йолкынган.

Кыр казыдай очар кызлар

Туып үскән йортыннан.


Сөйгәнен җуя берәүләр,

Каерыла канатлары.

Бу тормышта кемнәр генә

Канатын канатмады.


Киләчәк гомер язмышы

Бәхеттән аермасын.

Замананың кырыс җиле

Канатын каермасын.


Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,

Ана каз тавышыдыр.

Нәселен җуйган ананың

Кайгысы, сагышыдыр.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх