Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 27

Рәнҗетә торганмындыр

Оглавление

Кабереңә баралмадым,

Никтер вакыт тапмадым.

Җәйләр узды, кышка кердек,

Җирне карлар каплады.


Исән чакта минем өчен

Догада булгансыңдыр.

Яныңа килә алмыйча

Рәнҗетә торганмындыр.


Тик рәнҗемә, синең күңел

Иң изге күңел иде.

Керсез, гөнаһсыз җаннарга

Битараф түгел иде.


Минем дә гомерем кояшы

Төшлеккә төшеп бара.

Синең изге туфрагыңа

Якынаядыр ара.


Кабереңә баралмадым,

Әллә инде ирендем.

Әҗәл җитәр, яннарыңа

Мәңгелеккә килермен.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх