Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 31

«Бәхетне читтән эзләмә…»

Оглавление

Бәхетне читтән эзләмә,

Тик туган яктан эзлә.

Һәр таңда бәхет кояшы

Нурланып калка бездә.


Бәхетне читтән таптым, дип

Юату сүздә генә.

Барыбер сагыш басадыр

Гомерең көзләрендә.


Туган якны сагыну хисе

Олыгайгач артадыр ул.

Балачакта уйнап үскән

Нигезең тартадыр ул.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх