Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 25

«Шыбыр-шыбыр яңгыр ява…»

Оглавление

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява,

Шыбырдый калай түбә.

Күк йөзе елый шикелле,

Күз яшен түгә-түгә.

Шыгырдый сөяк-буыннар,

Һава дымлыга күрә.


Башкалар нәрсә диярләр,

Ә мин үзгә фикерле.

Җир өстенә яңгыр түгел,

Бәхет ява шикелле.


Көтеп алган яңгыр ява,

Җир дәвасы – тамчыда.

Тамчыларда чыгып йөрсәң,

Өс киемең манчыла.


Җырчы кошлар тынып калган,

Күренми түбәләрдә.

Канатларын капшый-капшый

Яталар күләгәдә.


Мин бер карт авыл агае,

Яшем сиксәнгә табан.

Җылы яңгырлар яуганда,

Шатлыгым арта һаман.


Шыбыр-шыбыр яңгыр ява,

Шыбырдасын, тынмасын.

Җылы җилләр иссә иссен,

Тик давыллар булмасын.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх