Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 28

Фаҗига

Оглавление

Яшьлегемдә бик күп шигырь яздым,

Бар кеше дә мине аңлады.

Минем гади, хисле шигырьләрне

Аңламаган кеше калмады.


Хәзер инде мин башкача язам,

Мин тормышта үзгә фикерле.

Шигырьләрем белән җитәкләшеп,

Күккә ашып барам шикелле.


Бер-бер артлы поэмалар туа,

Яңа җырлар тора өстәлеп.

Тик беркөнне сездән аерылсам,

Калсын димен миннән истәлек.


Мин хыялда күккә күтәреләм,

Биеклектән җирне күзлимен.

Аякларым җирдән аерылган,

Йолдызлардан серләр эзлимен.


Мин бик гади идем, тыйнак идем,

Хәзер мине күпләр санламый.

Шигырьләрне инде укымыйлар,

Чөнки мине беркем аңламый.


Үрелсәң дә шөһрәт таҗына,

Шигырьләр бит җирдә языла.

Аякларым җирдән аерылса,

Иҗатта бу бик зур фаҗига.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх