Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 33

«Сукмаклар кисешкән чатларда…»

Оглавление

Сукмаклар кисешкән чатларда

Табышкан, кавышкан чакларда,

Яз нуры балкыды йөзләрдә,

Яңгырлы, караңгы көзләрдә.


Мәхәббәт хисләрне яңартты,

Сукмаклар тармаклы-тармаклы.

Заманның рәхимсез тукмагы

Ничә кат борынны канатты.


Сукмаклар кисешкән урында

Гөлләргә күмелгән уйсулык.

Гомерләр сизелми актылар,

Язмышлар иркенә буйсынып.


Михнәтләр кичергән гомерләр

Чайкалды сукмаклар тарлыктан.

Нигәдер рәхимсез язмышлар

Гөнаһсыз җаннарга каныккан.


Язмышлар түрендә гөлчәчәк,

Нигә соң гөлләргә орындым?

Гөлләрем саргайды, коелды,

Бер яме калмады болынның.


Чәчәкле җәй белән хушлаштым,

Сукмаклар чатында көз инде.

Әрнемә, йөрәгем, ярсыма,

Җәйләргә кадәрле түз инде.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх