Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 30

Хәтер сәхифәсе

Оглавление

Тагын бер ел үтеп артта калды,

Бик тиз узган кебек сизелде.

Тормыш бусагасын бер мизгелдә

Үткән кебек тойдым үземне.


Быелгы ел – Атлар елы, диләр,

Елгыр атлар утлар болында.

Ат дигәндә, алар затлы җаннар,

Җырлар туа алар турында.


Безнең инде малай чаклар узган,

Йөрмәсәк тә атка атланып.

Еллар кайтавазы сискәндерә,

Хәтер сәхифәсен актарып.


Болыннарда йөрим берьялгызым,

Үзем белән үзем сөйләшәм.

Оныкларым миңа ышанырмы,

Безнең язмышларны сөйләсәм?


Газиз башта уйлар беткәнмени?

Бүгенгене уйлыйм, үткәнне.

Сөйләмичә ничек түзмәк кирәк

Атлар белән гомер иткәнне?


Кыш айлары карга төренгәндә,

Төрле уйлар туа күңелдә.

Күтәрәмгә калган арык атлар

Күз алдымнан китми бүген дә.


Илдә давыл купкан чакларда бит

Бөтен терәк булды атларда.

(Яу кырыннан «кара хәбәр» яуды

Өчпочмаклы конверт-хатларда.)


Авыл саклый изге йолаларны,

Сабантуйлар атсыз буламы?

Мәйданнарда узган бәйгеләрдә

Бахбайларның даны югары.


Ат язмышы – безнең уртак язмыш,

Саклана ул һәрчак йөрәктә.

Бәрәкәтле булсын Атлар елы –

Калыйк шушы изге теләктә.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх