Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 23

Үрләр

Оглавление

Үрләр, үрләр, үлән баскан үрләр,

Итәге сез биек тауларның.

Үткәннәрнең телсез шаһитлары

Ил өстенә килгән яуларның.


Туфрагыңа яулар ябырылган,

Күпме кеше синдә кырылган.

Ил сагына киткән ир-егетләр

Кайталмаган сугыш кырыннан.


Минем җирем таулар иле түгел,

Язмышыбыз безнең үрләрдә.

Күкләр күкрәп, яшен камчылавы

Сискәндерә кара төннәрдә.


Ә үрләрнең гүя бер гаме юк –

Алар инде күпне кичергән.

Тыныч кына йокымсырый кебек,

Агуланып дары исеннән.


Ил өстенә килгән гарасатның

Гасырларда кала ярасы.

Үрләр тыныч, ләкин безгә кала

Үткәннәрдән гыйбрәт аласы.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх