Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 35

Еллар кайтавазы

Оглавление

Бу тормышны аңлап булмый хәзер,

Һай, үзгәрде заман, үзгәрде.

Үзгәрде дә сәер бер дөньяга

Алып кереп китте безләрне.


Иж ярына барып утырдым да

Күзәтәмен якын-тирәне.

Агымсуга башын игәннәр дә

Чәчен чайкый тал-тирәге.

Кыр казлары юлга җыенадыр,

Борын төрткән бәбкә үләне.


Иж суының йөгерек агымнары

Күпме гасыр ярсып аккандыр.

Замананың кат-кат үзгәрүе

Ярлы ишекләрне каккандыр,

Кемдер шуннан кызык тапкандыр.


Дилбегәсез бозык җәмгыятьтән

Әллә ниләр була көтәргә.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх