Читать книгу Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель - Чингиз Мусин - Страница 26

«Сандугач талда тирбәлә…»

Оглавление

Сандугач талда тирбәлә,

Тал төбендә күләгә.

Безнең өчен генә гүя

Сайрый безнең тирәдә.


Мин дә тирбәлдем бишектә,

Бишегем талдан иде.

Колагымда сандугачның

Моңнары калган иде.


Тик моңнарга уралмадым,

Сандугач булалмадым.

Моңнарга уралмасам да,

Язмышта югалмадым.


Талбишекләрдә үссәм дә,

Гамәлем башка минем.

Тик шулай да таң кошының

Моңнары башта минем.


Һәр кешенең үз гамәле,

Һәммә кошның үз моңы.

Талда карга каркылдаса,

Булмас иде кызыгы.


Иж буенда кала эзләрем / Иж – моя колыбель

Подняться наверх