Читать книгу Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров - Страница 1
КЕРЕШ
ОглавлениеБашкортстандагы уртача зурлыктагы Чакмагыш районы, аның кешеләре белән шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең бернинди дә бәйләнеше булмагандыр, безнең төбәк кешеләре белән очрашмагандыр дип уйларга мөмкин. Ләкин, дөнья киң дә, дөнья тар да, ди бит халык. Мусаның тормышы, көрәше, иҗатына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә Чакмагыш кешеләре дә шактый зур роль уйнаган.
Җәлилнең беренче укытучысы Габдулла Усманов 30 нчы елларда Чакмагыш районына күчеп килә һәм безнең районда төпләнеп кала. «Идел-Урал» легионының 825 нче батальонында баш күтәреп, партизаннар ягына чыгуны төп оештыручы безнең район кешесе Хөсәен Мөхәммәтов була.
Волхов фронтында безнең районның Иске Бәшир авылы егете политрук Гафият Әюпов М. Җәлил белән очрашып, берничә мәртәбә дустанә сөйләшеп торган.
Сугыштан соң Җәлил һәм аның көрәштәшләренең исемен аклау чорында Татарстан җитәкчеләре булган Зиннәт Моратов һәм Салихҗан Батыев та – Чакмагыш туфрагында туып үскән шәхесләр.
Бу китап әнә шул якташлар, Җәлил һәм аның көрәштәшләре, патриот-шагыйрьнең тормыш һәм көрәш юлын өйрәнүчеләр, Бөек Ватан сугышында зур каһарманлыклар күрсәткән Башкортстан һәм Чакмагыш районы егетләре турында бәян итә.