Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 1

Туган җирем

Оглавление

Ил, шәһәрләр сансыз күп булса да,

Туган илем җирдә бер генә.

Әти, бабамнарның тир, каннары

Әйләнгәннәр тарту көченә.


Урманнары, кырда игеннәре,

Кабатланмас якын авыллар,

Зираттагы гыйффәтле каеннар

Күңелемне әсир алганнар.


Туган җирләр, изге туган җирләр,

Сез күңелдә, җирдә бер генә.

Минем кебек, башын түбән иеп,

Сәҗдә кылмый сезгә кем генә?!


Уйланыр вакыт = Время задуматься

Подняться наверх