Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 10
«Меңьеллык бөек шәһәрем…»
ОглавлениеМеңьеллык бөек шәһәрем,
Уеласың күңелгә.
Меңьеллык һәйкәлләр күрәм,
Сокланам бүгенеңә.
Сөембикә манарасы
Җәлилгә якын икән.
Аларның тарих юлында
Бердәмлекләрен сизәм.
Казан бөеклеген күреп
Шатмын горурлыгына.
Ышанам бу гүзәллекнең
Мәңге торырлыгына.