Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 13

«Без киләбез юлдан икәү…»

Оглавление

Без киләбез юлдан икәү:

Һавада – ай, җирдә – мин.

Онытканмын икән әле:

Өченчебез мыжык җил.

Һәрберебезнең үз эше бар:

Айның – төнне күзәтү;

Җилнең – һава сафландыру,

Дөнья йөзен җилләтү.

Миндә нинди йөкләмә соң?

Йөрмимен аны эзләп.

Һәр ватанпәрвәрнең эше –

Илгә, халыкка хезмәт.


Уйланыр вакыт = Время задуматься

Подняться наверх