Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 4
«Җирнең йөзен…»
ОглавлениеҖирнең йөзен
Канга манып
Шәфәкъ бата.
Бер-бер артлы,
Кабаланып,
Йолдыз калка.
Төн дә үтәр,
Юлга дәшеп
Кояш чыгар.
Әзерме сез,
Киләчәккә
Атлаучылар –
Халык бәхтен,
Азатлыгын
Яклаучылар?