Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 18
Өчкүл авылы
ОглавлениеБөек Ватан сугышына тикле
Хәтерлим мин Өчкүл авылын.
Бүленгәндә, Чиләбедән чыгып,
Курган өлкәсендә калуын.
Каен урманында каен йортлар,
Урманында җиләк – нигъмәтләр.
Кесәдә дә, өстәлдә курмач,
Тәмле икән бодай куыргач.
Тегермән дә, клуб та юк монда,
Мәктәпләре бары башлангыч.
Ваемсыз күк авыл кешеләре,
Чит кешегә күренеш башваткыч.
Бүген телевизор экранында
Өчкүл. Анда таш мәчет салынган.
Ташкын кебек булып киткән халык,
Яше, карты шунда агылган.
Нинди шатлык, нинди ямьле күренеш –
Авыл уяу, авыл мәчетле.
Эзәрлекләү, колхоздан котылгач,
Халык көтә изге бәхетне.