Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 20

Атларга хыянәт

Оглавление

Далага чыксам –

Бабамнар иле.

Күз ачып йомсам –

Атлар өере.


Кабат күз ачып

Йомсам – машина.

Ул мәлгунь җиткән

Атлар башына.


Заман шайтаны

Кайда карама,

Тузан туздыра,

Газы тарала.


Борын-борынгы

Дуслыклар тар-мар.

Атка хыянәт

Иткән ир-атлар.


Бүгенге тормыш

Кичерми моны.

Атка атлана

Заманның улы.


Уйланыр вакыт = Время задуматься

Подняться наверх