Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 22
Бер чиләк су
ОглавлениеВ. Мироновтан
Чиләк белән чумырып алып,
Елга суын ташыйлар өйгә.
Ник дулкын өстендә шөлдиләр
Зар елыйлар, су, шуны сөйлә.
Сөйлә, ничек ташлар өстендә
Хатын-кызлар бәләк уйната.
Ат ирене ничек елгада
Үз шәүләсен үбеп чылата?
Күпме болыт, күпме йолдызны
Тирбәттең син дулкын өстендә?
Искә төшер томан киндерен,
Күпме эңгер ятты өстеңдә.
Тынгысыз су, сөйлә, кемнәрнең
Борчуларын төяп эченә,
Поездлар шаулаша күпердә,
Кайтавазлар чәчеп өстеңә?
Буйсынмастай күпме бозларны
Ваткансыңдыр аккан чорыңда…
Чиләк эчендәге салкын су,
Сөйлә әле шулар турында?