Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 15
«Ашкына зат кара төннән…»
ОглавлениеАшкына зат кара төннән
Якты көннәргә таба.
Иркәләп каршылый аны
Таң җиле – иркә саба.
Нурлы кояш яктысында
Җиһан җанланып китә.
Сөйгән халкы арасында
Эш көтә, тормыш көтә.
Барсы була көн йөзендә –
Мәхәббәт, чәчәк исе.
Тормышында хозурланып,
Шатланып яши кеше.