Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 8
«Уналтынчы гасырдан катлы…»
ОглавлениеУналтынчы гасырдан катлы
Йортлар калмаганнар Казанда.
Экскурсантлар күрә алмас
Мәчет, мәдрәсәләрне анда.
Бүгенге көннәрдә төзелгән
Мәһабәт Кол Шәриф мәчете,
Киләчәккә түгел, үткәнгә
Йөзен борып тора шикелле.
Калган бар изге йортлар йөзе
Юнәлгән киләчәккә таба.
Аларның барлык теләкләре –
Халыкны әйдәп бару алга!