Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 21
Ноктюрн
ОглавлениеКөмеш дулкыннар
Ярларны ялый.
Чыланган таллар
Чәчләрен тарый.
Көяз күренмәк
Кояшка алар.
Төн кыяфәтен
Алыштыралар.
Алтын кояштан
Гәрәбә нурлар
Юлларын туры
Шунда боралар.
Үзләре баккан,
Нурларын аткан
Яшел җиһанга
Гашыйклар алар.