Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 2
«Кечкенә ватаным, гаеп итмә…»
ОглавлениеМалая Родина, не обессудь.
С. Куняев
Кечкенә ватаным, гаеп итмә,
Мин бит ташлап китмәдем сине.
Котсыз килгән утызынчы еллар
Синнән куып җибәрде мине.
Сансыз еллар үтә, онытмыйсың
Кендек каның тамган җирне.
Синең белән, изге халкың белән
Әнкәм рухы бәйли мине.