Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 19
Учак янында
ОглавлениеКара төнгә очкан ялкын
Күңелне борчый һаман,
Ырудан ыруга күчкән
Ул учактан һәр заман.
Ул яктырткан бабамнарның
Төн уртасы юлларын.
Бүген аның ялкынында
Чәбәләнә уйларым.
Теләгем – халкым, ыруым
Мәңге сакласын аны.
Учак янып сүрелгәнче
Атсын кодрәтле таңы.