Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 14

Борынгы каберләр

Оглавление

Үткәннәр тузгып яткан көл түгел,

Үткәннәр – тешләк, үҗәт хәтер.

Вакыт җиткәч бәреп чыгу өчен,

Аларга киртә түгел кабер.


Теләптерме, юкмы, иске тарих

Борынгы хәлләрне бутаган.

Чуалганны вөҗдансыз мәхлуклар

Үз файдасына кулланган.


Яшерелгән хаклыкны табарга

Сезнең янга бүген килдек без.

Рәхмәт сезгә, борынгы каберләр,

Хакыйкатьне ачып бирдегез.


Уйланыр вакыт = Время задуматься

Подняться наверх