Читать книгу Уйланыр вакыт = Время задуматься - Рафиков Басыйр - Страница 16
«Агачлар шәрә…»
ОглавлениеАгачлар шәрә.
Биткә кар бәрә.
Дуслар кабердә.
Бергә укулар,
Канлы сугышлар –
Бар да хәтердә.
Күргән афәтләр,
Мизгел бәхетләр
Күңел түрендә.
Илаһи биргән
Канат астында
Тормыш бүген дә.