Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 10

Язам әле

Оглавление

Язам әле, язылганда,

Егылмыйча, абынганда.

Нидер әзли әле күңел,

Шатлана, табылганда.


Дөнья, ерагая кебек,

Мәшәкатләре белән.

Җиhанның киңлекләрен

Бераз башкача күрәм.


Башкачарак уйлар килә,

Гадиерәк хыяллар.

Кайберләре йокылардан,

Яңа гына уянган.


Иртәләр, кичләрдәй тыныч,

Җәйләр үтмәсләр кебек.

Шатлыкка сәбәп эзлисең,

Җирдә бер үзең кебек.


Вакыт шулай үзгәртәме,

Әллә, тормыш агышы…

Бетмәс кебек, беркайчанда,

Җирдә гомер сагышы.


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх