Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 22

Шәхси юл

Оглавление

Шәхси, ягъни үзенеке генә,

Була урыннары кешенең.

Төзәтергә кирәк түгелләре,

Үэе сайлап кылган эшенең.


Ялгышлары бары үзенеке,

Саваплары бары үзенә.

Үзгәрәме кеше язмышлары,

Колак салып кеше сүзенә.


Кеше сайлый үзе тормыш юлын,

Озак эзләп кайчак, табыла.

Кайчагында юллар ачылалар,

Көтмәгәндә, кайчак ябыла.


Олы бәхет, бергә була алу,

Тою барын, туган, дусларны.

Тиеш сүзен читкә куеп торып,

Эшли алу күңел кушканны.


Ният булып, уйлар үсә алса,

Гамәлләргә алар әйләнеп.

Гомер озынлыгы сузылмый ул,

Беркемгә дә булмый «бәйләнеп».


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх