Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 26

Ямьсезме дөнья

Оглавление

Күрер өчен дөнья матурлыгын,

Карый белү кирәк, аңларга.

Кояш калыкканда офыкларда,

Иң беренче, карап таңнарга.


Башлануын сизеп көннең, елның,

Кадерләрен белеп гомернең.

Тояр өчен күңел күзе белән,

Дөнья hичтә ямьсез түгелнең.


Күңел, эзли, күрә теләгәнне,

Матурлыкны яки ямьсезне.

Карау җитә өскә, hаваларга,

Аяз күкләр әллә ямьсезме…


Дөнья ямьсез кебек була икән,

Алар бары ямьсез күңелгә.

Калебеңә карап алу кирәк,

Ямьсез булып дөнья күренсә.


Дөнья ямьсез, уйлар чолгаганда,

Шикле булып туса фикерләр.

Бер үк җиhан, төрле кеше өчен,

Ямьле яки ямьсез ителгән.


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх