Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 36

Укы дигән

Оглавление

Караңгылык, олы кара пәрдә,

Рухи яктан, була сукырлык.

Китап сүзен кабул итә алмый,

Вакыт булмый, аны укырлык.


Гыйлем сүзе, белү хикмәтедер,

Таныш булмаганны, яңаны.

Таба алу, җиңел үтә алу,

Бик ерактай булган араны.


Соң булалмый, белем чишмә суын

Кайчан гына татый алсаңда.

Үз халәте, кеше күңеленең,

Гомер, татый алмый калсада.


Уң булсын бит диләр, соң булсада,

Кешенең бит узса гомере.

Аллаh кушкан, шуңа билгеле дә,

Гыйлем юлы авыр түгеле…


Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи

Подняться наверх