Читать книгу Шигыри көндәлек. Шигырь. Том 9. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 24
Кыек юл
ОглавлениеТурылары, бормалысы була,
Була юлларның бит, кыегы.
Адашсаңда, адашмаган кебек,
Аңлар өчен авыр, кыены.
Такыр кебек юллар бүген өчен,
Еракларга уйлар салмасаң.
Барам әле, диеп уйлап кына,
Кая икәнен аңлый алмасаң.
Кыек юллар алар шуңа күрә,
Ялгыш уйлар, кыек гамәлләр.
Аерылу үзе өммәтеңнән,
Ишетелмәс булган сәләмнәр.
Ялгызлыка дучар итә алыр,
Андый юлда озак булганда.
Кисәтүче юлдашыңда булмас,
Үз үзеңә тозак корганда.
Кыек юллар адаштыралар да,
Корыр чишмә булып, акмаслык.
Үкенече булып язмышыңның,
Кыйблаңны җирдә тапмаслык.